Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Яңа Акхуҗада яшәүче Фаиз–Айсинә ШАБАЕВлар йорты яныннан берәү дә тукталмыйча гына узып китә алмый (ФОТО)

Һәр могҗиза яны – фотозона

Яңа Акхуҗада яшәүче Фаиз–Айсинә ШАБАЕВлар йорты яныннан берәү дә тукталмыйча гына узып китә алмыйдыр. Чөнки биредә матурлык капка төбеннән үк башлана. Хуҗалар тудырган һәр могҗизаны фотозона итәргә мөмкин хәтта.

КОЕГА КАДӘР БАР

Йорт хуҗасының нинди икәнен беләсең килсә, капка төбенә күз сал, дип белми әйтмәгәннәр борынгылар. Фаиз абыйның да, Айсинә апаның да чис талык, матурлык яратулары, акрынлап гомер көзләренә кереп баруларына карамастан заманча яшәргә омтылулары биредә үк тоемлана. Өйләре дә көлеп тора, капка­коймаларына да сокланып туймаслык.

Әлеге матурлыкка хуҗа куллары белән ясалган утыргыч­атынгыч та, җәйнең яме булган чүлмәктәге чәчәкләр дә, Айсинә апаның интернетта күреп алып, аннан әлеге хыялын ире белән бергә тормышка ашырган үзенчәлекле кое да, өйалды бакчасындагы ясалма күл һәм анда йөзеп йөрүче үрдәкләр дә ямь өсти.

Пластик шешәләрдән ясалган пальма төбендә эсседән дә качарга була.

Киң капка төбе, әнә шулай, хуҗаларның бай фантазиясе белән искиткеч үзенчәлекле итеп бизәлгән.

Күршетирәдәге буш йортларның территорияләрендә дә чүп үстермәскә тырышалар Шабаевлар. Үләннәрен чабып, чистартып торалар.

ИСӘНМЕСЕЗ, МИН – МАТВЕЙ

Капкадан аяк атлауга һәркемне урыс егете Матвей белән аның сөйгәне Настя каршы ала.

– Бу курчаклар ни өчен урыслар дип күпләр сорый. Интернеттан күрдем дә, ясап карарга булдым. Минеке дә нәкъ әлеге останыкы кебек килеп чыкты. Исемнәрен үзем куштым. Безгә килгән һәркем Матвей белән Настя янында фотога төшәргә ашыга, – ди Айсинә апа.

Сүз уңаеннан: мондый кул эшләрен Айсинә апа кыш көне эшли. Тегү, бәйләү – аның яраткан шөгыльләре. Шабаевларның өй яннарында биш­алты сутый участоклары гел чәчәкләрдән генә тора. 30дан артык төре үсә аларның.

– Яратам чәчәкләрне. Күңел юанычы табам мин аларга карап, – ди Айсинә апа. Иртә яздан тәрәзә төп ләрен тутырып чәчә ул аларны. Көннәр җылынгач бакчага күчерә. Ә анда ел саен берәр яңалык кертергә тырыша. Пластик шешәләрдән ясалган пальма агачы биредә дә бар. Йөзләгән шешә кирәк булган аны тудырырга.

Ә пальма төбендә – зәңгәр күл. Аңа язын аккошлар “очып“ кайтан. Уртасында фонтаны да бар. Чит­читләре ташлар белән матурланган. Ә аннан ерак түгел көймәләр урын алган. Аларның эчләрендә – аллы­гөлле чәчәкләр.

Көймәгә рульне ясап бетерәсе бар әле. Аннан штурманын урнаштырасы булыр инде, – дип елмая оста.

Алмагач төбендәге торналар да, оясына шуышучы елан да, берсеннәнберсе матур чүлмәкләрдә үсүче чәчәкләргә дә карап туймаслык.

– Бу кадәр эшне үзем генә башкара алмас идем. Ирем Фаиз да, җәй буе безнең янда яшәүче кызыбыз Айгөл, оныклар да – уң кулым, – ди Айсинә апа. 
 

СЫЕРЛЫ КӨН – СЫЙЛЫ КӨН

Бакчаларында да бик күп төрле яшелчә, җиләк­җимеш уңган Шабаевларның. Кавынкарбыз үстерү буенча да күпьеллык тәҗрибәләре белән уртаклаша алалар. Бакча үстерү буенча гына түгел, күп мал асрау буенча да үрнәк гаилә алар. Лаеклы ялда булуларына карамастан ике сыерлары бар. Айсинә апаның сөт ризыкларын авылга кунакка кайтучылар бик яраталар икән. 

Җәен кош­корт асрауга да өстенлек бирәләр. Бал кортлары тоту да – яраткан шөгыльләренең берсе.

– Эшсез тору безгә килешми, – дип елмая Фаиз абый.

– Эш, тырышлык безнең канга сеңгән. Лаеклы ялда булуыбызга карамастан, актив тормыш рәвеше алып баруны өстен күрәбез. Кечкенә генә Яңа Акхуҗаны тормышны, матурлыкны өзелеп яратучы Шабаевлар кебек уңганбулган гаиләләр бизи дә инде.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев