Балалар рубрикасы буенча яңалыклар
-
ӘНИ КИРӘК
Әниең исән булып та сабый чактан ук ана назын, әтиең алдына менеп утырып иркәләнүләрне күрмичә балалар йортларында, приютларда тәрбияләнүдән дә ачырак язмыш бар микән?! Әле ярый, тормышыбызда Азат һәм Мөнзилә кебек бала җанлы, ятимнәргә гаилә җылысы бүләк итүче мәрхәмәтле затлар бар. Шаршады авылындагы РӘИМОВлар гаиләсендә бүген тугыз чит бала тәрбияләнә....
-
Һәр ятимнең үз куышы булачак
Татарстанда ятим калган һәр баланың үз фатиры булырга тиеш. Республикада аларны торак белән тәэмин итү буенча махсус программа эшли. Әти-әнисез калып, болай да күп нәрсәдән мәхрүм ятимнәрне фатирлы итүне Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов ныклы контрольдә тота. Республикабызда ел саен ... ятим фатир ала. Республика лидеры куйган шушы...
-
Яшь гаиләләрнең фантазиясе таң калдырды
Быел шәһәр үзәгендә узган парадта 55 коляска һәм велосипед, 77 бала, 61 әни, 4 әти һәм 5 әби катнашты. Узган ел беренче тапкыр шәһәребездә үткән коляскалар парады һәркем күңеленә хуш килгән иде. "Киләсе елга да шундый матур чара оештырыгыз, без фантазиябезне эшкә җигәргә әзер", дигәннәр иде әти-әниләр. Быел әлеге чараны...
-
12 яшьтә “кияүгә чыктым“
Гаилә, мәхәббәт, тугрылык көнендә Әгерҗедә 56 ел бер-берсен хөрмәтләп, тату, дус, матур гомер кичерүче Миңнегаяз-Фәния ФӘЙЗУЛЛИНнарга "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" медален тапшырдылар. - Мин Гаязыма 5 сыйныфта укыганда "кияүгә чыккан" идем инде. Шаяртам, әлбәттә. Шул вакытта Гаяз миңа күз салып куйган булган. Мәктәптә бергә укыдык. Өйләнешкәч икебез дә локомотив депосында...
-
Миләш тәлгәшләре – бүләгем
"Дөньяда үкенердәй итеп яшәмәдек. Тик менә гомернең сизелмичә үтеп баруы гына кызганыч", - диләр 46 ел иңне-иңгә куеп яшәүче Азат-Раилә МУЛЛАМӨХӘММӘТОВлар. Икесе дә Әгерҗедән алар. 1нче гимназиядә (ул чагында 34нче мәктәп) укыганнар. - Мин Раиләгә мәктәптә укыганда ук күз салып куйдым. Тик ул институтта укый башлагач кына озатырга җөрьәт иттем,...
-
Бер гаиләнең биш шатлыгы
Хәзерге заманда биш бала тапкан гаиләләр районыбызда бармак белән генә санарлык. - Быел, гомумән, районда бишенче баласы белән сөендергән гаилә юк иде әле. Әгерҗедә Кече Амур урамында яшәүче Илдар белән Альбина Баһаутдиновлар - 2015 елда бишенче сабыйларын алып кайткан беренче гаилә, - ди ЗАГС бүлеге мөдире вазифаларын башкаручы Лилия Госманова....
-
Берегез өчен берегез кирәк
"И-и сәхнә түрендә хөрмәтләнүче бу парларга ничек сокланмыйсың инде. Аларга карагач, гомер көземнең ялгызлыкта узуына бик көрсенәм. Кара-каршы утырып чәй эчәргә дә иптәш юк бит", дип зарланып алды бер апа. "Яшьлек чоры эш белән сизелми узып китә ул, ә менә картайгач иптәш кирәк. Картлык чоры бик яман", дип өстәп куйды...
-
Бәхет өчен күп кирәкме
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның хәләл җефете Гөлсинә ханым Казан Кремлендә республикабызның иң үрнәк гаиләләрен кабул итәләр. Татарстан Республикасы көне уңаеннан оештырылган бу очрашуга Әгерҗедән Илсур һәм Рушания ӘЗИАТУЛЛИНнар да киттеләр. - Мондый бәхет елмаер дип башыбызга да килмәде. Бу турыда хәбәр иткәч, икебез дә аптырап киттек. Бик...
-
Пар канатлар
Аларга сокланып, күпләр "пар аккошларга тиң сез", диләрдер. Быелгы Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне бу бәхетле пар өчен аеруча истәлекле булды. Алар Россиянең "Мәхәббәт һәм тугрылык" өчен медале белән бүләкләнделәр. ... Тәбәрле егете Рәүфәт белән Барҗы-Умга кызы Дилбәр ШӘЙМӘРДАНОВларның гаилә тормышы моннан 31 ел элек башланган. - Әле ярый, яшьлегемдә...
-
Коляскалар парадка чыкты
Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен әгерҗелеләр бик озак күңелләрендә сакларлар әле. Чөнки быел шәһәрдә бу бәйрәмгә карата бик матур чаралар узды. Тәүге тапкыр оештырылган булса да, коляскалар парадының ничек матур һәм күңелле узуын сүзләр белән генә әйтеп бирү мөмкин түгел. Стадионга керү юлында ук коляскалы яшь әниләр, төрле яшелчә, җиләк-җимеш,...
-
Әгерҗедә коляскалар парады гөрләде
Бүген Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Әгерҗедә тәүге тапкыр коляскалар парады уздырдылар. Анда коляскаларын үзенчәлекле итеп бизәгән 65 гаилә катнашты. Барысы да бик матурлар, күз явын алырлык бизәлгәннәр иде. Әкият геройлары да, диңгезчеләр дә, кияү һәм кәләшләр дә, төрле җәнлекләр дә - тагын әллә нинди төрле коляскалар һәркемнең игътибарын җәлеп...
-
Син – минем йөрәгем яртысы
"Ул - минем йөрәгем яртысы, ул - минем бердәнберем, әле ярый ул очраган яшьлегем таңында"... Әгерҗедә беренче тапкыр үткәрелгән кәләшләр фестивалендә мондый кайнар мәхәббәт сүзләрен бик еш ишетергә туры килде. Әйтерсең лә, туй көнебез Аграр яшьләр берләшмәсенең Әгерҗе бүлекчәсе Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан районда беренче тапкыр кәләшләр фестивале...
-
Гаиләгез белән килегез
8 июль - Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне. Шул уңайдан 5 июльдә райондашларыбызны, кунакларны Мәдәният сарае каршындагы мәйданга зур бәйрәмгә чакырабыз. 18 сәгатьтә - бәйрәмне ачу тантанасы: иң лаеклы гаиләләргә Рәхмәт хатлары, бүләкләр тапшыру, озак гомер иткән парларны котлаулар. 18 сәгать 30 минутта - мәйданда балалар коляскалары парады. 19 сәгать...
-
Гаиләң белән фотога төш
Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышлап "Авангард" яшьләр үзәге "Минем гаилә" исемле фотосурәтләр бәйгесе игълан итә. А4 форматындагы фотоларыгызны 3 июльгә кадәр "Авангард" яшьләр үзәгенә китерүегез сорала. Иң матур фотолар 5 июньдә бәйрәм көнне күргәзмәгә куелачак. Белешмәләр өчен телефон: 89625523467.
-
Әгерҗе гүзәлләре
Ямьле җәйгә аяк баскан беренче көннәрдә матур традиция буенча "Әгерҗенең нәни гүзәле" бәйгесе уздырыла. Быелгысы аның тагын да үзенчәлекле, матур булды. Чөнки бәйрәмдә нәни кызлар гына түгел, малайлар да катнашты. Өч сәгать барган бәйгене тын да алмый карадылар тамашачылар. Берсеннән-берсе матур кызлар, ыспай, сөйкемле малайлар, әнә, ничек сәхнәдә үз-үзләрен иркен...