Балалар рубрикасы буенча яңалыклар
-
ӘРМӘН ГАИЛӘСЕНДӘ - КУНАКТА
Газетабыз битләрендә татар, рус, мари, удмурт гаиләләре турында бик еш язабыз. Ә менә Гаилә көне уңаеннан без әрмән гаиләсенең ишеген шакырга булдык. Бу - үзенчәлекле АРАКЕЛЯНнар гаиләсе. Биредә үскән ике баһадир егет Грайр һәм Тигран - кул сугышы буенча Әгерҗене Россия күләмендә һәм халыкара ярышларда таныткан спортчылар. ӘРМӘНСТАННАН - ӘГЕРҖЕГӘ...
-
Әгерҗе районы җитәкчеләре Гаилә көне белән котлый
Бу дөньяга һәркем бәхетле булыр өчен туа. Ә тулы бәхет өчен кешенең гаиләсе булырга тиеш. Гаилә ул - җылылык, мәхәббәт, ышаныч учагы. Аның төп бурычы - инсафлы балалар үстерү, аларга лаеклы белем бирү, тормышта үз юлларын табарга өйрәтү. Нәкъ менә гаиләдә бала шәфкатьлелек, намуслылык, хезмәт тәрбиясенең беренче сабакларын ала. Районыбызда...
-
Әгерҗе гаиләсендә - игезәк малайлар
ЗАГС бүлеге мәгълүматларына караганда, апрельдә Әгерҗе районында 25 сабый дөньяга килде: 9 малай, 16 кыз. Үлүчеләр ике тапкырга артык - 50: 8 хатын-кыз, 32 ир-ат. 8 пар язылышты, 5 пар аерылышырга карар кылды. Май башында Хаҗиевлар гаиләсендә игезәк малайлар туды: Илдан һәм Раян. 2,8 һәм 1,9 килолы малайлар үзләрен яхшы...
-
Әгерҗе районы депутатлары авыр гаиләләргә киләчәкләр
Һәр бала бәхетле булу өчен туа. Әмма сабыена бәхетле балачак бүләк итү урынына гомерен шешәдәш дуслары белән кәеф-сафа корып уздыруга багышлаган ата-аналар да бар әле арабызда. Аларның хәзерге заманда да ачлы-туклы, пычрак киемдә йөрүче баласында эшләре юк. Бала мондый әти-әнидән нинди тәрбия алсын? Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов мондый гаиләләрне, бигрәк...
-
Әгерҗе районында туучылар үлүчеләрдән күбрәк
Әгерҗе ЗАГС бүлеге мәгълүматларына караганда, февральдә Әгерҗе районында 43 бала туган: 23 малай, 20 кыз. Вафат булучылар - 36 (14 ир-ат, 19 хатын-кыз). ЗАГС хезмәткәрләре әти-әниләре сабыйларына кушкан иң популяр исемнәрне дә атадалар. Соңгы вакытларда Айлин, Злата, Саадат, Аскерхан, Давид, Макар, Кәрим, Доминика, Амелия, Самира исемнәре популярлашкан.
-
Әгерҗе бала тудыру йортында – тантана
Бүген Әгерҗе бала тудыру йортында өч гаиләгә тантаналы шартларда таныклыклар тапшырылды. Богатыревлар гаиләсендә бу сабый - икенче бала, беренче уллары Динар исемле булса, монысына бәхетле әти-әниләре Дамир дип исем кушарга булганнар. Ә менә Камаловлар гаиләсендә икенче кыз сабый туган. Айзана исемен бу кыз да бик яратыр дип уйлыйбыз. Гәриевлар бала...
-
Аерылышучылар саны буенча Әгерҗе районы - лидер
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов узган ел республикабызда аерылышу процессын катлауландырырга дигән тәкъдим белән чыкты. Ягъни аерылышу турында гариза язганнан соң уйланырга бирелә торган вакытны бер айдан өч айга кадәр озайтырга дигән фикер яңгырады. Илбашының мондый карарга килүе очраклы гына түгел. Яшь парлар, бигрәк тә биш-алты ел да яшәми аерылышкан гаиләләр...
-
Әгерҗелеләр Әмир исемен яраталар
Узган ел районда 410 сабый дөньяга килгән: 201 малай, 209 кыз. - Элеккеге еллардан аермалы буларак, хәзер әти-әниләр балага исем кушуга шәхсән якын килеп карыйлар, ягъни исемнәрне кабатламаска тырышалар. Шулай да малайлар арасында Әмир исемен кушучылар бик еш очрый, - диләр ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре. Малайларга Ратмир, Назар, Данияр, Алмаз, Владислав,...
-
Әгерҗе районында быел никахын теркәгән иң беренче парга – 77 яшь
Әгерҗенең ЗАГС бүлегендә быел иң беренче булып никахларын Фаткутдиновлар гаиләсе - 60 яшен тутырган Рәйхан ханым һәм 77 яшьлек Шамил әфәнде теркәде. - Икебез дә ялгыз калгач, бик авыр булды. Дөрес, балаларыбыз, оныкларыбз бар анысы. Тик тормыш тулы булсын өчен, сине аңлардай, авыр вакытларда юатырдай, бергә утырып гөрләшә-гөрләшә чәй эчәрдәй...
-
Балалы гаиләләргә - ярдәм
Ел саен 1 гыйнвардан пособиеләр берникадәр арттырыла. Федераль һәм республика законнары тарафыннан расланган социаль түләү күләмнәре агымдагы елда да үзгәрде. Бала тугач бер тапкыр бирелә торган пособие күләме хәзер 14 497 сум тәшкил итә (2015 елда 13 742 сум иде). Яшь ярымга кадәр бала караган әниләргә айлык пособие күләме артты....
-
Әгерҗедән Хуҗахмәтовлар Алтын туйларына килеп җиттеләр
Аларны шәһәр урамнарында, кибетләрдә, базарда, концертларда һәрчак бергә күреп, күпләр нинди бәхетле пар дип сокланып үтәләрдер. Менә шушы күркәм парлар - милиция ветераны Миннәхмәт абый белән озак еллар Әгерҗедә "Гүзәл" көнкүреш йортын җитәкләгән, соңыннан гимназиядә кызларны йорт эшләренә өйрәткән Ания апа ХУҖАХМӘТОВлар алтын туйларына да килеп җиттеләр. Сәхрә авылы егете...
-
Әгерҗедән Мөхәммәтҗановлар гаиләсендә дүрт инвалид бала тәрбияләнә
"Бер елны эш урынымда егылып, аяк-кулларым хәрәкәтсез калды. Бик озак хастаханәләрдә дәваландым, яшәүгә өметем дә сүрелә башлаган иде. "Әгәр аякка бассам, тәрбиягә ятим бала алып, аны назлап үстерер идем" дип сүз бирдем, - ди Әгерҗедә Тукай урамында яшәүче Фәния апа МӨХӘММӘТҖАНОВА. Әйткән сүз - аткан ук, ди халык. Савыгып аякка...
-
Әгерҗедә иң популяр исемнәр – Әмир, Әминә
- Соңгы вакытларда Әмир исеме аеруча популярлашып китте. Ә менә кызларга Әминә исемен кушучылар күп, - диләр Әгерҗе ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре. Шулай ук малайлар арасында Самир, Самат, Ислам, Роман исемнәре бик популяр икән. - Кызларга София, Айсель, Арина, Ясминә, Злата, Зарина, Дарина, Айша, Мәрьям, Камилла, Мәликә, Риана, Амалия, Арина кебек...
-
Әгерҗенең иң игелекле эшмәкәре юбилеен билгеләп үтә
Әгерҗедә аны иң игелекле эшмәкәр буларак беләләр. Һәркемгә ярдәм кулы сузарга әзер ул: өлкәннәргә дә, Картлар йортларында тәрбияләнүчеләргә дә, ятимнәргә дә, мохтаҗларга да... Үзе дә тормышта күпне күргән, күпне кичергән Фәнил ШАҺИЕВ: "Болар барысы да - күңел кушуы буенча башкарылган эшләр", - дияргә ярата. ТОРМЫШ ТӨБЕННӘН КҮТӘРЕЛГӘН Ә бит ул...
-
Өйләнешер алдыннан яшьләргә мәҗбүри рәвештә ВИЧка анализ бирдертәчәкләр
Гаилә корырга теләүче парлар өчен кагыйдәләр үзгәрә. Роспотребнадзор идарәсе башлыгы Анна Попова гаилә корырга җыенган парларны, өйләнешер алдыннан, мәҗбүри рәвештә ВИЧка анализ бирдертмәкче. Аның бу тәкъдимен Россия Дәүләт Думасында да хуплаганнар.