Балалар рубрикасы буенча яңалыклар
-
Әгерҗедән Селивановлар гаиләсе тимер туйларын билгеләп үтә
Әгерҗедә яшәүче Михаил-Ираида Селивановлар бергә яшәүләренең 65 еллыгын билгеләп үтәләр. Аларны бүген Әгерҗе ЗАГС бүлегендә тантаналы шартларда тәбрик иттеләр. ЗАГС бүлеге мөдире Лилия Госманова, Әгерҗе шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Илназ Сәфәров юбилярларга иң матур теләкләрен җиткерделәр һәм бүләкләр тапшырдылар. Аларны тәбрикләү тантанасы никахларын рәсми рәвештә теркәгән яшь парлар - Әгерҗедән...
-
Әгерҗедә коляскалар парады булачак
Әгерҗедә өченче тапкыр Коляскалар парады уздырырга җыеналар. Аның быелгысы августта "Яшьлек" паркында булачак. Бәйгедә катнашырга теләге булганнар 1 августка кадәр dooz93@mail.ru электрон адресына заявка җибәрә алалар. Белешмәләр өчен телефон: 89061160232.
-
Әгерҗедән Петр–Алифтина Санников “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен“ медаленә лаек
ОЧРАШТЫРДЫ ЮЛЛАР Санниковлар 44 ел бер-берсен хөрмәт итеп, яратып, өч кызларына үрнәк әти һәм әни булып яшиләр. - Ярый әле, яшьлегебездә бер-беребезне сайлаганбыз. Гомер буе ярты сүздән аңлашып яшәдек, бер-беребезне авыр сүз әйтеп рәнҗеткән чаклар да булмады. Хәзер балаларга да ирләрегезне хөрмәт итегез дип гел кабатлап торам, - ди Алифтина...
-
Әгерҗедә бер гаиләдә җиденче бала туды
ЗАГС бүлеге мәгълүматларына караганда, Әгерҗедә июнь аенда 38 бала туган: 20 малай, 18 кыз. Бер гаиләдә җиденче бала туган, тагын берсендә - дүртенче. 42 райондашыбыз вафат булган: 21 хатын-кыз, 21 ир-ат. 9 яшь пар гаилә корган, шуның кадәр үк пар аерылышкан. Иң яшь кәләшкә - 17, кияү егетенә 18 яшь....
-
Район мәдәният бүлеге начальнигы гаиләсендә - сөенечле вакыйга
Район мәдәният бүлеге начальнигы Марс Гатауллин гаиләсендә сөенечле вакыйга. 5 июнь - Сабантуй көнне хатыны Алсу 3,2 килолы малай тапты. Өч яшьлек Данир энекәшле булды.
-
Илназ Баһ улларга бай
Илназ Баһ һәм Гүзәл Идрисова гаиләсендә шатлыклы вакыйга. Популяр эстрада артистлары, җырчылар Илназ Баһ һәм Гүзәл Идрисова гаиләсе тагын бер кешегә ишәйде - өченче уллары туды. Сабый 13 май көнне иртәнге сәгать 6.00 да дөньяга килгән. Моңа кадәр җырчылар гаиләсендә ике ул үсә иде: 5 яшьлек Камил һәм 1,9 яшьлек...
-
ӘРМӘН ГАИЛӘСЕНДӘ - КУНАКТА
Газетабыз битләрендә татар, рус, мари, удмурт гаиләләре турында бик еш язабыз. Ә менә Гаилә көне уңаеннан без әрмән гаиләсенең ишеген шакырга булдык. Бу - үзенчәлекле АРАКЕЛЯНнар гаиләсе. Биредә үскән ике баһадир егет Грайр һәм Тигран - кул сугышы буенча Әгерҗене Россия күләмендә һәм халыкара ярышларда таныткан спортчылар. ӘРМӘНСТАННАН - ӘГЕРҖЕГӘ...
-
Әгерҗе районы җитәкчеләре Гаилә көне белән котлый
Бу дөньяга һәркем бәхетле булыр өчен туа. Ә тулы бәхет өчен кешенең гаиләсе булырга тиеш. Гаилә ул - җылылык, мәхәббәт, ышаныч учагы. Аның төп бурычы - инсафлы балалар үстерү, аларга лаеклы белем бирү, тормышта үз юлларын табарга өйрәтү. Нәкъ менә гаиләдә бала шәфкатьлелек, намуслылык, хезмәт тәрбиясенең беренче сабакларын ала. Районыбызда...
-
Әгерҗе гаиләсендә - игезәк малайлар
ЗАГС бүлеге мәгълүматларына караганда, апрельдә Әгерҗе районында 25 сабый дөньяга килде: 9 малай, 16 кыз. Үлүчеләр ике тапкырга артык - 50: 8 хатын-кыз, 32 ир-ат. 8 пар язылышты, 5 пар аерылышырга карар кылды. Май башында Хаҗиевлар гаиләсендә игезәк малайлар туды: Илдан һәм Раян. 2,8 һәм 1,9 килолы малайлар үзләрен яхшы...
-
Әгерҗе районы депутатлары авыр гаиләләргә киләчәкләр
Һәр бала бәхетле булу өчен туа. Әмма сабыена бәхетле балачак бүләк итү урынына гомерен шешәдәш дуслары белән кәеф-сафа корып уздыруга багышлаган ата-аналар да бар әле арабызда. Аларның хәзерге заманда да ачлы-туклы, пычрак киемдә йөрүче баласында эшләре юк. Бала мондый әти-әнидән нинди тәрбия алсын? Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов мондый гаиләләрне, бигрәк...
-
Әгерҗе районында туучылар үлүчеләрдән күбрәк
Әгерҗе ЗАГС бүлеге мәгълүматларына караганда, февральдә Әгерҗе районында 43 бала туган: 23 малай, 20 кыз. Вафат булучылар - 36 (14 ир-ат, 19 хатын-кыз). ЗАГС хезмәткәрләре әти-әниләре сабыйларына кушкан иң популяр исемнәрне дә атадалар. Соңгы вакытларда Айлин, Злата, Саадат, Аскерхан, Давид, Макар, Кәрим, Доминика, Амелия, Самира исемнәре популярлашкан.
-
Әгерҗе бала тудыру йортында – тантана
Бүген Әгерҗе бала тудыру йортында өч гаиләгә тантаналы шартларда таныклыклар тапшырылды. Богатыревлар гаиләсендә бу сабый - икенче бала, беренче уллары Динар исемле булса, монысына бәхетле әти-әниләре Дамир дип исем кушарга булганнар. Ә менә Камаловлар гаиләсендә икенче кыз сабый туган. Айзана исемен бу кыз да бик яратыр дип уйлыйбыз. Гәриевлар бала...
-
Аерылышучылар саны буенча Әгерҗе районы - лидер
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов узган ел республикабызда аерылышу процессын катлауландырырга дигән тәкъдим белән чыкты. Ягъни аерылышу турында гариза язганнан соң уйланырга бирелә торган вакытны бер айдан өч айга кадәр озайтырга дигән фикер яңгырады. Илбашының мондый карарга килүе очраклы гына түгел. Яшь парлар, бигрәк тә биш-алты ел да яшәми аерылышкан гаиләләр...
-
Әгерҗелеләр Әмир исемен яраталар
Узган ел районда 410 сабый дөньяга килгән: 201 малай, 209 кыз. - Элеккеге еллардан аермалы буларак, хәзер әти-әниләр балага исем кушуга шәхсән якын килеп карыйлар, ягъни исемнәрне кабатламаска тырышалар. Шулай да малайлар арасында Әмир исемен кушучылар бик еш очрый, - диләр ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре. Малайларга Ратмир, Назар, Данияр, Алмаз, Владислав,...
-
Әгерҗе районында быел никахын теркәгән иң беренче парга – 77 яшь
Әгерҗенең ЗАГС бүлегендә быел иң беренче булып никахларын Фаткутдиновлар гаиләсе - 60 яшен тутырган Рәйхан ханым һәм 77 яшьлек Шамил әфәнде теркәде. - Икебез дә ялгыз калгач, бик авыр булды. Дөрес, балаларыбыз, оныкларыбз бар анысы. Тик тормыш тулы булсын өчен, сине аңлардай, авыр вакытларда юатырдай, бергә утырып гөрләшә-гөрләшә чәй эчәрдәй...