Балалар рубрикасы буенча яңалыклар
-
2016 елда Әгерҗе районында ике гаиләдә игезәк балалар туган
2016 елда Әгерҗе районында 378 сабый дөньяга килгән. 190 гаиләдә малай, 188 гаиләдә кыз тууны бәйрәм иткәннәр. 107 гаиләдә - беренче, 154 гаиләдә - икенче, 84 гаиләдә - өченче, 33 гаиләдә дүртенче һәм күбрәк сабый дөньяга килгән. Ә Барҗы-Пельгада яшәүче Алексей-Ольга Новиковларда игезәкләр Анита һәм Матвей, Яңа Акхуҗадан Рамис-Эльмира Хаҗиевларда...
-
Әгерҗе ЗАГС бүлегендә - тантаналы язылышу
Матур традиция буенча, узган җомгада Әгерҗе ЗАГС бүлегенә яшь парларның тантаналы язылышуына юбилярлар да чакырылган инде. Сергей һәм Алевтина КИСЕЛЕВлар шушы көннәрдә бергә яшәүләренең 35 еллыгын билгеләп үткәннәр. Бу көнне аларның яшьләр кебек үк дулкынлану хисләре кичерүләрен аңлау авыр түгел иде. - Әле күптән түгел ЗАГС бинасы яныннан узып киткәндә,...
-
Рубин туйларына килеп җиткән Әгерҗе парын ЗАГС бүлеге җитәкчесе котлады
Бер танылган хатын-кыз артистның "мин сәхнәдә генә түгел, тормыш юлымда да оста артист, психолог булуым белән гаиләмне саклап кала алдым" дигән сүзләре белән күп кенә гүзәл затлар килешәләрдер, мөгаен. Шушы араларда ЗАГС бүлеге мөдире Лилия Госманова озак еллар район архивы мөдире булганда тыгыз элемтәдә эшләгән ветеран хезмәттәше Зөлфия белән Фаиз...
-
Ана капиталы бетәме?
Түрәләр 2020 елга кадәр "Ана капиталы"н арттырмаска тәкъдим итте. Моны илдәге катлаулы икътисадый вәзгыять белән бәйләп аңлатканнар. Тик дәүләттән бирелә торган әлеге акча тирәсендәге сүз моның белән генә дә бетмәде. Белгечләр "Ана капиталы"ның кирәкме-юкмы икәнен шик астына куйган. Соңгы елларда туган балалар саны күп булу дәүләттән бирелә торган акчага бәйле...
-
“Әгерҗе хәбәрләре“ндә - әниләргә багышланган яңа рубрика
"Әгерҗе хәбәрләре" газетасындагы "Без әнкәйнең биш баласы идек" дигән яңа рубрикага да сездән хатлар көтәбез, газета укучыларыбыз. Тыныч тормышта да билгеле сәбәпләр аркасында итәк тулы бала белән калып аларны аякка бастырган, авыр тормыш йөген ялгызы тартып барса да сынмаган-сынатмаган көчле рухлы әниләр турында языгыз безгә. Әниегез белән төшкән фотоларны да...
-
Әмирхан, Раян, Малик, Кәрим....
Әгерҗе районында 9 айда 295 сабый туды: 148 малай, 147 кыз. Вафат булучылар 396: 201 ир-ат, 195 хатын-кыз. 92 пар никахын рәсмиләштерде, 77 пар аерылышты. Ел башыннан бер гаиләдә игезәк бала туды. 85 гаиләдә беренче бала туды, 117сендә - икенче, 69 гаиләдә - өч, 24 гаиләдә - дүрт һәм аннан...
-
Әгерҗе районында ятимнәргә фатир бирделәр
"Без бу фатирны биш ел көттек. Ә бүген бездән дә бәхетле кеше юк. Әнә, нинди матур, якты яңа фатирыбыз", - дип сөенә Әгерҗедән Рузана ИСЛАМОВА. МАТУР ӨЙДӘ УЕНЧЫКЛАРЫМ КӨТӘ Күптән түгел "Авангард" кинотеатры бинасында җитәкчеләрнең дүрт ятим - Рузана Исламова, Айдар Вәлиев, Диана Семенова, Әлфинә Сәлимовага яңа фатирлардан ачкычлар тапшырганын...
-
Дарья, Мәрьям, Иванна, Матвей
ЗАГС бүлеге хәбәр итүенчә, август аенда Әгерҗе районында 25 сабый дөньяга килгән: 14 малай, 11 кыз. Әти-әниләр сабыйларына нинди исемнәр кушканнар дисезме? - Һаман да иң популяр исемнәр булып Зарина, Дарья, Ранэль, Сафина, Камилла кала бирә. Соңгы вакытта сабыйларына Марк, Аиша, Злата, Иванна, Матвей исемнәре кушучылар бар. Ә татар исемнәренә...
-
Әгерҗе ЗАГС бүлеге бинасында - тантаналы язылышу
"Без бик бәхетле", - диләр узган атнада Әгерҗедәге яңа ЗАГС бүлеге бинасында никахларын теркәгән Альбина-Максим КОРОТАЕВлар. Яшь парның болай дип әйтер өчен сәбәпләре күп. Беренчедән, шундый зәвыклы, заманча бинада никахларын рәсми рәвештә беренчеләрдән булып нәкъ шушы пар теркәде. Икенчедән, аларны котларга якыннары, туганнары, дуслары гына түгел, район башкарма комитеты җитәкчесе...
-
Әгерҗедә Коляскалар парадында 70 гаилә катнашты
Әгерҗелеләр инде яратып өлгергән коляскалар парады быел "Яшьлек" паркында узды һәм анда 70 гаилә катнашты. Парадны оештыручылар - балаларга белем бирү-савыктыру үзәге һәм мәгариф идарәсе. Аларның тырышлыгы, фантазиясе белән быелгы чара яңа форматта узды. Сәгать ярым дәвамында бәйрәм кунаклары әкият дөньясында гизделәр, яраткан геройлары белән аралаштылар. Коляскалар парадын район башлыгы...
-
Игътибар, Әгерҗедәге Коляскалар парадының вакыты билгеле булды
Ниһаять, Коляскалар парадының вакыты билгеле булды. Әлеге бәйрәм дүшәмбе көнне, ягъни 15 августта, 17.00 сәгатьтә "Яшьлек" паркында узачак. Гаилә бәйрәменә рәхим итегез!
-
Коляскалар парады күчерелә
15 августта Әгерҗедә "Яшьлек" ял паркында коляскалар парады була. Бәйрәмнең вакыты турында соңрак хәбәр итәрбез. Безнең сайтны карап барыгыз.
-
Әгерҗедә узачак коляскалар парадында син дә катнаша аласың
Әлеге парад бик тиздән "Яшьлек" паркында уазчак. Әлегә анда катнашу өчен заявкалар җыю бара. Аларны dooz93@mail.ru электрон адресына җибәрә аласыз. Белешмәләр өчен телефон: 89061160232.
-
Бәхетле ханымның сәгадәтле сәгатьләре
"Гаиләсендә бәхетле кеше генә чын бәхетле". Лев ТОЛСТОЙ. Озак еллар финанс-бюджет бүлегендә җаваплы вазифалар башкарып олы хөрмәт яулаган, шушы көннәрдә тагын бер күркәм юбилеена килеп җиткән Дамира ханым ИОНОВА белән аның балачагы үткән туган нигезендә очраштык. Ишегалды яшел үлән, күз явын алырдай чәчәкләр, әтисе Мәсгуть ага утырткан алмагач быел да...
-
Ана капиталы турындагы законга яңалыклар кертелде
Соңгы вакытта Ана капиталы турындагы законга күп кенә яңалыклар кертелде. Исегезгә төшерәбез: әле ел азагында гына Ана капиталы турында законның срогы чыгуы турында борчылучы гаиләләр күп иде. 2015 елның декабрендә күптән көтелгән закон, ниһаять, кабул ителде: аның нигезендә Ана капиталы программасы тагын ике елга озайтылды. Шулай итеп, Ана капиталы белән...