Әгерҗе Сабан туе сәхнәсендә озак яшәүче парны хөрмәтләделәр
Әгерҗе Сабан туе сәхнәсендә Тирсәнең тыл ветераннары Вәсилә апа һәм Вәгыйзь абый Гыймазовларны зурладылар. Аларга тантаналы шартларда Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан шул исемдәге медаль тапшырылды. Әти-әниләрен, әби-бабаларын котларга өч балалары, оныклары да җыелган иде. Вәсилә апа белән Вәгыйзь абый икесе дә лаеклы тормыш һәм хезмәт юлы үткәннәр, ике...
Әгерҗе Сабан туе сәхнәсендә Тирсәнең тыл ветераннары Вәсилә апа һәм Вәгыйзь абый Гыймазовларны зурладылар. Аларга тантаналы шартларда Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан шул исемдәге медаль тапшырылды. Әти-әниләрен, әби-бабаларын котларга өч балалары, оныклары да җыелган иде.
Вәсилә апа белән Вәгыйзь абый икесе дә лаеклы тормыш һәм хезмәт юлы үткәннәр, ике ул, бер кызга гомер бүләк иткәннәр. Янәшә атлауларына алдагы елда 65 ел була инде.
Мондый медаль районда әлеге бәйрәм саен бер хөрмәтле гаиләгә тапшырыла. Гыймазовлар - исәп буенча сигезенчесе.
.jpg)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев