Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Балалар

Әгерҗе ЗАГС бүлегендә - тантаналы язылышу

Матур традиция буенча, узган җомгада Әгерҗе ЗАГС бүлегенә яшь парларның тантаналы язылышуына юбилярлар да чакырылган инде. Сергей һәм Алевтина КИСЕЛЕВлар шушы көннәрдә бергә яшәүләренең 35 еллыгын билгеләп үткәннәр. Бу көнне аларның яшьләр кебек үк дулкынлану хисләре кичерүләрен аңлау авыр түгел иде. - Әле күптән түгел ЗАГС бинасы яныннан узып киткәндә,...

Матур традиция буенча, узган җомгада Әгерҗе ЗАГС бүлегенә яшь парларның тантаналы язылышуына юбилярлар да чакырылган инде.

Сергей һәм Алевтина КИСЕЛЕВлар шушы көннәрдә бергә яшәүләренең 35 еллыгын билгеләп үткәннәр. Бу көнне аларның яшьләр кебек үк дулкынлану хисләре кичерүләрен аңлау авыр түгел иде.

- Әле күптән түгел ЗАГС бинасы яныннан узып киткәндә, күңелгә "хәзерге яшьләр бирәк бәхетле инде, әнә нинди матур бинада язылышалар" дигән уй килгән иде. Озак та үтмәде, безне яшь парларга хәер-фатиха бирергә чакырдылар. Ни генә димәсеннәр, безнең шәһәрдә яшьләр өчен күп эшләнә, - диде Алевтина Викторовна.

Ә Алевтина белән Сергей моннан 35 ел элек тимерьюлчыларның Мәдәният йортында язылышкан булганнар. Ул көнне яңгыр ява, пычрак иде, диләр.

- Дуслар: "Яңгыр ява икән, димәк, бәхетле булырсыз, бай яшәрсез" дип тынычландырдылар, - ди Сергей.

Киселевлар, чыннан да, бәхетле Тату гаиләдә ул һәм кыз тәрбияләп үстергәннәр, хәзер өч оныклары үсеп килә. Икесе дә тимер юлда эшләгәннәр. Уллары Александр да әти-әнисе юлыннан киткән. Кызлары Евгения район үзәк хастахнәсенең "Ашыгыч ярдәм" бүлекчәсендә эшли.

Бу көнне юбилярлар яшь пар Эдуард һәм Лилия РӘШИТОВларга иң матур теләкләрен җиткерделәр.

- Дус-тату яшәгез, әти-әниләрегезне яратыгыз. Бер-берегезне хөрмәт итегез, юл куя белегез. Тормышта иң мөһиме шулар, - диде кыска гына итеп Сергей Евгеньевич. Ә Алевтина Викторовна яшьләргә булган теләкләрен шигъри юллар аша җиткерде һәм "Бергә чакның кадерен белегез" дип теләде.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Авдеев та яшьләргә, юбилярларга иң матур теләкләрен юллап, район башлыгы Валерий Макаров, шәхсән үзе исеменнән бүләкләр тапшырды.

Екатерина САМСОНОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев