Әгерҗелеләр сабыйларына нинди исемнәр куша?
ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре әйтүенә караганда, соңгы вакытларда Әгерҗедә аеруча популяр исемнәр булып малайлар арасында Дамир, Нурлат, Глеб, Азамат, Эмиль, Степан, Рамин, Мирослав, Филипп, Аяз, Абдуррахман, Нурлан исемнәре; кызлар арасында Зилә, Ясминә, Сабрина, Асаль, Владислава, Нәргизә, Язгөлем, Рада, Ева, Самира, Илмира исемнәре тора. Сүз уңаеннан: "Әгерҗе хәбәрләре" газетасында "Исемең матур, кемнәр...
ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре әйтүенә караганда, соңгы вакытларда Әгерҗедә аеруча популяр исемнәр булып малайлар арасында Дамир, Нурлат, Глеб, Азамат, Эмиль, Степан, Рамин, Мирослав, Филипп, Аяз, Абдуррахман, Нурлан исемнәре;
кызлар арасында Зилә, Ясминә, Сабрина, Асаль, Владислава, Нәргизә, Язгөлем, Рада, Ева, Самира, Илмира исемнәре тора.
Сүз уңаеннан: "Әгерҗе хәбәрләре" газетасында "Исемең матур, кемнәр куйган" дигән яңа рубрика ачылды. Әлеге рубрика астында популяр исемнәрнең нәрсә аңлатуын биреп барырга ниятлибез. Чираттагы санда менә кайсы исемнәргә тукталдык:
АЗАМАТ - рыцарь, баһадир, герой; кыю, батыр.
АЛАН - алан; алан кебек хуш исле, яхшы күңелле.
ӘМИР - боеручы, әмер бирүче; берәр өлкә яки дәүләт башлыгы, идарәче, әмир.
ИСЛАМ - буйсыну, Аллаһыга буйсыну, күндәмлек; мөслим, мөселман; сәламәт, сау, төзек.
ДИНАР - алтын яки көмеш акча, динар.
РӘЙХАН - рәхәтлек, ләззәт; рәйхан гөле.
ЯСМИНӘ - ясмин гөле.
САМИРӘ - әңгәмәдәш, гәптәш.
КАМИЛӘ - камил, кимчелексез, һәрьяктан җитешкән.
ДИЛИЯ - күңел кебек, йөрәк кебек.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев