Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Балалар

Рубин туйларына килеп җиткән Әгерҗе парын ЗАГС бүлеге җитәкчесе котлады

Бер танылган хатын-кыз артистның "мин сәхнәдә генә түгел, тормыш юлымда да оста артист, психолог булуым белән гаиләмне саклап кала алдым" дигән сүзләре белән күп кенә гүзәл затлар килешәләрдер, мөгаен. Шушы араларда ЗАГС бүлеге мөдире Лилия Госманова озак еллар район архивы мөдире булганда тыгыз элемтәдә эшләгән ветеран хезмәттәше Зөлфия белән Фаиз...

Бер танылган хатын-кыз артистның "мин сәхнәдә генә түгел, тормыш юлымда да оста артист, психолог булуым белән гаиләмне саклап кала алдым" дигән сүзләре белән күп кенә гүзәл затлар килешәләрдер, мөгаен.

Шушы араларда ЗАГС бүлеге мөдире Лилия Госманова озак еллар район архивы мөдире булганда тыгыз элемтәдә эшләгән ветеран хезмәттәше Зөлфия белән Фаиз ГАЛИЕВларны рубин туйлары белән котларга килгәч, бер киң таралган мәзәкне искә алып үттек. Журналист 60 ел бергә торган карттан сорый: "Хатыныгыз белән ярты гасыр килешеп бергә яшәү өчен бик зур сабырлык кирәктер. Сезнең аерылышасы, ташлап чыгып китәсе килгән чакларыгыз булдымы?" Бабай кет-кет көлеп: "Аерылышасы килгән чагым булмады, сеңлем. Әмма ... бәреп үтерәсе килгән чаклар булгалады", - дип җавап биргән.

- Әйе, тормышта төрле чаклар була инде. Еллар узган саен гаилә учагын сүндерми саклау икеңнән дә зу-у-ур сабырлык сорый. Бигрәк тә, хатын-кыздан. Гомер юлын үткәндә нинди генә рольләргә кермибез бит?! Ирең кызганда тешеңне кысып дәшми калалсаң, кайчак тавышны зурга җибәрмәү өчен оста психолог, артист була белсәң, балаларга гаиләдә иң зур кешенең әти икәнен, һәр эшкә керешер алдыннан иң элек аның белән киңәшләшергә кирәклеген кабатлап, әтиегез ни әйтер дип аның дәрәҗәсен күтәреп торсаң, гаиләне саклап була. Яшь гаиләләр таркалганда еш кабатлана торган "характерлар туры килмәде" дигән сүзләр белән һич тә килешмим. Бер ата-анадан туган балаларның да характерлары төрле була. Ир белән хатын яши-яши бер-берсен күз карашыннан ук аңлый, тумыштан ничек булган шулай кабул итә белергә, яраклашырга өйрәнергә тиеш. Ирне үзгәртәм дип тырышырга, аңа гел мораль укып торырга кирәкми. Аңлаша белергә кирәк. Яшьлектә яратышып кавышкансың икән, олылар әйтмешли, төшкән җиреңдә таш бул. Гомер буе сөешеп кенә торып булмый. Тормышта давылы да, җиле дә, кояшлы көннәре дә була. Менә шул сынауларны җиңә белү, иң беренче чиратта, хатын-кыздан зур осталык, түземлек сорый, - ди Зөлфия ханым.

Бу - матур сүзләр генә түгел. 40 еллык гаилә тәҗрибәсе булган хатынның ихластан әйткән сүзләре белән ничек килешмисең инде?!

Каенаналы-каенаталы, иренең авыру сеңлесе дә булган гаиләгә килен булып төшеп, дистә еллар бер түбә астында хатын да, килен дә, хуҗабикә дә, ике баласының әнисе дә булып гомер итү аңа да җиңел генә бирелмәгәндер.

- Әткәй белән әнкәй дә бик риза булып, догаларын куеп киттеләр. Минем дә, аларның да урамга чыгып зарланып, гайбәт сөйләп йөргәннәре булмады. Гаиләдә нинди генә проблема булса да уртага салып сөйләшеп, олылар сүзенә колак салып яшәдек. Кыз бала улларын яратып кияүгә чыккан икән, аны тудырган әти-әнисен дә хөрмәт итәргә тиеш дип саныйм, - дип дәвам итә Зөлфия ханым.

Фаиз абый сүзгә саранрак булса да, бу юлы хатынына булган рәхмәт сүзләрен әйтми кала алмады:

- Әти-әниемне, урын өстендә яткан сеңлемне беркайчан зарланмый караган Зөлфиягә мин гомерем буе рәхмәтле, - дип куйды.

Яшь чакта балалар үстереп, эштәге мәшәкатьләр белән гомер уза да китә ул.

- Ә менә пенсиягә чыккач, бер-береңнең кирәклеген, кадерен тагын да ныграк белә башлыйсың. Бакыйлыкка бергә китүләр булмаса да, ялгыз калудан Ходай сакласын. Ирең белән бергә кара-каршы утырып, сөйләшеп чәй эчүләр, балалар кайта дип мәш килеп әзерләнеп йөрү, бергәләп оныкларга куанып яшәү - үзе бәхет ул. Ә бәхет беркемгә дә җиңел генә килми, аның өчен гомер буе иргә дә, хатынга да көрәшергә кирәк. Барысы да бер вакыт кына. Менә шул бер вакытны үкенерлек итеп яшәмәскә иде, - ди Зөлфия ханым сөйкемле карашын Фаизына төбәп.

Гаилә башлыгы балачактан ук урманга гашыйк икән. Әнә, пенсиягә чыккач, урманга да гел бергә чыгып китәләр алар.

- Кара көзгә кадәр урманнан кайтып кермибез. Мунчага утын, пиннек әзерлибез, җиләк, гөмбә, дару үләннәре җыябыз. Урман һавасын сулап йөрү үзе ни тора?!

Фаиз миндә дә урманга мәхәббәт уятты, - ди хуҗабикә.

Әйе, һәр гаиләнең үз бәхет рецепты бар. Фәкать аны дөрес сайлап, төзи белергә кирәк. Фаиз-Зөлфия Галиевларның бәхетле гаилә рецепты, хуҗабикәнең яшь кәләш-киленнәргә алтынга тиң киңәшләре күпләргә өлге булсын иде.

Рәмзия ЗАРИПОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев