Бүген – Халыкара гаилә көне
Табигатьнең иң матур, иң гүзәл вакытында Халыкара гаилә көнен билгеләп үтәбез.
Гаилә гомер-гомергә яшәешнең башлангычы булды. Ул – кешенең төп терәге. Гаилә –җылылык, мәхәббәт, ышаныч учагы. Аның төп бурычы – балалар үстерү, аларга лаеклы белем бирү, тормышта үз юлларын табарга өйрәтү.
Үз йортында бәхетле булган гына бәхетле, диләр. Кеше яшәешенең асылын шушы гап-гади сүзләр ача да сала. Гаилә бәйрәме дә бәхетле булуның һәм үзара аңлашып яшәүнең кыйммәтен тагын бер мәртәбә искәртү өчен тәгаенләнә.
Районыбызда матур, үрнәк гаиләләр бихисап. Алар – тормыш юлыннан гомер буе матур итеп атлаучылар, бер-берсенә кайгыртып яшәүче гаиләләр.
Хөрмәтле райондашлар! Нинди генә хәлләрдә дә гаилә ныклыгын саклый алганга, туганнарыгыз һәм якыннарыгызның тынычлыгын һәм яхшы кәефен ихтирам итә белгәнгә, йортыгызда өмет, ышаныч һәм мәхәббәткә изге итеп караганга рәхмәт сезгә! Һәр гаиләгә бәхет һәм иминлек телибез.
Район башлыгы Валерий МАКАРОВ.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей АВДЕЕВ.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев