Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Балалар

Ана капиталы бетәме?

Түрәләр 2020 елга кадәр "Ана капиталы"н арттырмаска тәкъдим итте. Моны илдәге катлаулы икътисадый вәзгыять белән бәйләп аңлатканнар. Тик дәүләттән бирелә торган әлеге акча тирәсендәге сүз моның белән генә дә бетмәде. Белгечләр "Ана капиталы"ның кирәкме-юкмы икәнен шик астына куйган. Соңгы елларда туган балалар саны күп булу дәүләттән бирелә торган акчага бәйле...

Түрәләр 2020 елга кадәр "Ана капиталы"н арттырмаска тәкъдим итте. Моны илдәге катлаулы икътисадый вәзгыять белән бәйләп аңлатканнар. Тик дәүләттән бирелә торган әлеге акча тирәсендәге сүз моның белән генә дә бетмәде. Белгечләр "Ана капиталы"ның кирәкме-юкмы икәнен шик астына куйган. Соңгы елларда туган балалар саны күп булу дәүләттән бирелә торган акчага бәйле түгел, имеш. Җил исми, яфрак селкенми, диләр бит...
Россия Хезмәт һәм социаль як­лау министрлыгы яңа закон про­­екты әзерләгән. Аның нигезендә, 2020 елның 1 гыйнварына кадәр "Ана капиталы"н ел саен индек­са­цияләүне туктатып торырга тәкъ­дим иткәннәр. Әйтүләренә караганда, бу - илдәге финанс-икъти­садый вәзгыятьне исәпкә алып эшләнгән. Кризис әби-бабай­лар­ны кайгыртуга гына тәэсир итмә­ячәк, ахры. "Пенсиядән аермалы буларак, капитал акчасы көндәлек кулланылышта кирәк булган айлык акча булып саналмый", - дигәннәр министрлыкта. Менә шундый хәл­ләр!
Мәгълүм булганча, "Ана капиталы" Президент Владимир Путин тәкъдиме белән 2007 елда барлыкка килде. Дәүләттән матди ярдәмне гаиләдә икенче яки аннан соң туган (уллыкка алган) балаларга бирәләр. Программа га­мәл­гә кергән елны "Ана ка­питалы"ның күләме 250 мең сум тәшкил итте. 2016 елга кадәр акчаны ел саен индексацияләделәр. Бүген "Ана капиталы"- 453 мең сум. Ун елдан бирле ил күлә­мендә сертификатны алты миллионнан артык кеше алган. "Ана капиталы"н түләү өчен бюджеттан бер триллион сум­­нан артык акча сарыф иткән­нәр. Күпче­лек матди ярдәмне яшәү шартларын яхшыртуга тота икән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев