Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Балалар

Әгерҗедә Коляскалар парадында 70 гаилә катнашты

Әгерҗелеләр инде яратып өлгергән коляскалар парады быел "Яшьлек" паркында узды һәм анда 70 гаилә катнашты. Парадны оештыручылар - балаларга белем бирү-савыктыру үзәге һәм мәгариф идарәсе. Аларның тырышлыгы, фантазиясе белән быелгы чара яңа форматта узды. Сәгать ярым дәвамында бәйрәм кунаклары әкият дөньясында гизделәр, яраткан геройлары белән аралаштылар. Коляскалар парадын район башлыгы...

Әгерҗелеләр инде яратып өлгергән коляскалар парады быел "Яшьлек" паркында узды һәм анда 70 гаилә катнашты.

Парадны оештыручылар - балаларга белем бирү-савыктыру үзәге һәм мәгариф идарәсе. Аларның тырышлыгы, фантазиясе белән быелгы чара яңа форматта узды. Сәгать ярым дәвамында бәйрәм кунаклары әкият дөньясында гизделәр, яраткан геройлары белән аралаштылар.

Коляскалар парадын район башлыгы Валерий Макаров ачты. Аннан кунаклар тылсымлы балачак дөньясына чумды. Беренче булып тамашачылар Хаҗиевлар гаиләсен алкышладылар. "Кабырчык" коляскасында яткан игезәкләр Раян һәм Илдан парадның иң яшь катнашучылары булып, "Иң нәниләр" номинациясендә бүләкләнделәр.

Аннан парад башланып китте. Балалар да, әти-әниләр дә, бакча тәрбиячеләре дә үз рольләрен шундый оста итеп башкардылар, әйтерсең, бу чарага еллар буе әзерләнгәннәр.

Әле күптән түгел генә яраткан шагыйребез Габдулла Тукайның 130 еллыгын билгеләп үттек. 3нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр тырышлыгы белән бәйрәмгә Тукай әсәрләре геройлары да килгән иде.

6нчы бакчага йөрүчеләр "Дюймовочка" әкиятен тәкъдим иттеләр. Активлыклары буенча әти-әниләр дә балаларыннан калышмадылар. 1нче бакча коллективы "Буратино" әктятен бик матур итеп күрсәтте. "Яшьлек" паркына Убырлы карчыкның каз-аккошлары да очып килде хәтта. Рус халык көе уйный башлауга бәйрәмдә катнашучылар бии башладылар, аларга иң кечкенә тамашачылар да кушылды.

Кемдер әкияткә үз "изюминкасын" да өстәгән иде. Әйтик, 5нче бакчага йөрүчеләр "Шалкан" әкиятенә яңа төсмерләр биреп, әкиятләре бик текә килеп чыккан.

7нче балалар бакчасының Муха-Цокотухасы яныннан балалар өзелмәде. 8нче бакча балалары "Чиполино" әкиятен күрсәттеләр һәм кунакларны яшелчәләр, җиләк-җимешләр патшалыгына сәяхәт иттерделәр. 9нчы бакча нәниләре "Төремкәй" әкияте аша дус-тату булып яшәргә өндәделәр. Иң ахырда район Мәдәният йорты үзешчәннәре кунакларга иң матур чыгышларын бүләк иттеләр.

Жюрига иң-иңнәрне сайлап алу җиңел булмагандыр. "Иң тылсымлы коляска" номинациясендә Зариповлар, Умаровлар, Богавеевлар, Медведевлар гаиләләре җиңде. "Иң оригиналь" номинациясе җиңүчеләре - Ожимовлар, Гарафеевлар, Гаврилиннар, Мерзляковлар гаиләләре.

I урында - 4нче балалар бакчасы, II урында - 6нчы, IIIдә - 7нче бакча коллективлары. Аларга "Мир-Строй" ширкәте җитәкчесе Али Ибрагимов исеменнән бүләкләр һәм акчалата премияләр тапшырылды.

- Үсеп килүче буынның киләчәге тыныч, бәхетле булсын өчен безнең районда бик күп эшләнә. Бүгенге бәйрәм дә нәкъ шул максат белән оештырылды. "Яшьлек" паркында мондый матур чараларны алга таба да күп уздырырбыз әле. Ә бүгенге чараны оештыручыларга һәм анда катнашучыларга безне шундый гүзәл әкият дөньясында сәяхәт иттерүләре өчен зур рәхмәт! - дип йомгаклады балачак бәйрәмен Валерий Макаров.

Любовь МИХАЙЛОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев