Әгерҗедә бер гаиләдә җиденче бала туды
ЗАГС бүлеге мәгълүматларына караганда, Әгерҗедә июнь аенда 38 бала туган: 20 малай, 18 кыз. Бер гаиләдә җиденче бала туган, тагын берсендә - дүртенче. 42 райондашыбыз вафат булган: 21 хатын-кыз, 21 ир-ат. 9 яшь пар гаилә корган, шуның кадәр үк пар аерылышкан. Иң яшь кәләшкә - 17, кияү егетенә 18 яшь....
ЗАГС бүлеге мәгълүматларына караганда, Әгерҗедә июнь аенда 38 бала туган: 20 малай, 18 кыз. Бер гаиләдә җиденче бала туган, тагын берсендә - дүртенче.
42 райондашыбыз вафат булган: 21 хатын-кыз, 21 ир-ат. 9 яшь пар гаилә корган, шуның кадәр үк пар аерылышкан. Иң яшь кәләшкә - 17, кияү егетенә 18 яшь. Иң өлкән кәләш - 54, кияү 57 яшьтә.
Әти-әниләре сабыйларына Радмир, Эмир, Эльдар, Шамиль, Камиль, Муса, Ян, Есин, Данияр, Агата, Виктория, Нона, Марьям, Милослава, Ариана, Севара, Изабелла, Сабина исемнәре кушкан.
Ә 6 ай нәтиҗәләренә килгәндә, 204 бала туган (98 малай, 106 кыз), 266 кеше вафат булган (133 хатын-кыз, 133 ир-ат). Никахын теркәгән парлар саны - 46, аерылышучылар - 51. Ярты ел эчендә ике гаиләдә игезәк бала туган, 64 гаиләдә - беренче бала, 76сында - икенче, 43ендә - өченче, 21ендә - дүртенче һәм күбрәк сабый дөньяга килгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев