Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Балалар

Аерылышучылар саны буенча Әгерҗе районы - лидер

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов узган ел республикабызда аерылышу процессын катлауландырырга дигән тәкъдим белән чыкты. Ягъни аерылышу турында гариза язганнан соң уйланырга бирелә торган вакытны бер айдан өч айга кадәр озайтырга дигән фикер яңгырады. Илбашының мондый карарга килүе очраклы гына түгел. Яшь парлар, бигрәк тә биш-алты ел да яшәми аерылышкан гаиләләр...

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов узган ел республикабызда аерылышу процессын катлауландырырга дигән тәкъдим белән чыкты. Ягъни аерылышу турында гариза язганнан соң уйланырга бирелә торган вакытны бер айдан өч айга кадәр озайтырга дигән фикер яңгырады.
Илбашының мондый карарга килүе очраклы гына түгел. Яшь парлар, бигрәк тә биш-алты ел да яшәми аерылышкан гаиләләр саны елдан-ел арта. Яшьләр гаиләне саклауга бик җиңел карыйлар шул.
- Узган ел Әгерҗе районында 169 пар язылышкан булса, 112 гаилә таркалды. Аерылышуларның күбесе биш ел да яшәмәгән парларга туры килә, - ди ЗАГС бүлеге начальнигы Лилия Госманова.
ЗАГС бүлегендә ике як та риза булган һәм уртак балалары булмаган гаиләләрне аералар. Ә балалы гаиләләрне аеру процессы җәмәгать суды аша башкарыла. Узган ел барлык аерылышуларның 17се генә ЗАГС бүлегендә башкарылган. Ә калганнары, әлеге бүлеккә аерылышу турындагы суд карарын тотып, документ алырга гына килгән.
- Әле күптән түгел генә яшь парның язылышуын тантаналы төстә үткәреп, берничә елдан бер-берсен күрә алмас дәрәҗәгә җиткән ир белән хатынга аерылышу турындагы таныклык тапшыру безгә дә бик авыр. Аерылышу турында гариза язарга килгәч шәхсән үзем башта ир, аннан хатын белән аерым, соңыннан бергә эчкерсез әңгәмә үткәрәм. Ныклап уйларга һәм үзара үпкәләүләрне онытып, аңлашырга вакыт бирәм. Менә шундый әңгәмәдән соң бер гаиләнең инде өченче сабыйларына туу турында таныклык алырга килүләренә сөенеп туялмыйм, - ди Лилия Госманова.
Дөрестән дә, аерылышу чигенә килеп җиткәннәргә психолог ярдәме бик тә кирәк. Бер-берсенә нинди генә үпкә сүзләре әйтмиләр дә, нинди генә гаеп ташламыйлар бит аерылышырга килгән парлар. Нәкъ менә шундый чакта ир белән хатынны утыртып, алар белән чын күңелдән сөйләшүче, тормыш тәҗрибәсеннән чыгып киңәшләрен бирүче булса, бәлки аерылышу чигенә җитүчеләр дә кимер иде. Бу турыда ЗАГС идарәсенең узган елгы эшчәнлегенә багышланган киңәшмәсендә Премьер-министр Илдар Халиков та аерылышуларны киметү өчен психолог ярдәме оештырырга кирәклегенә басым ясады.
- 2014 елда шәһәрдә беренче тапкыр "Кәләшләр парады" уздыргач, ЗАГС бүлеге каршында "Яшь гаилә мәктәбе" оештырган идек. Шәһәрдәге яшь гаиләләр бу дәресләргә бик теләп йөрделәр. Анда 50-60 ел бергә торган бай тормыш тәҗрибәсе булган апалар яшьләр белән чын күңелдән әңгәмәләр кордылар. Әмма узган ел бу эш туктап калды. Быел яшь гаилә мәктәбен яңартачакбыз, - диде Лилия Госманова.
Әйе, районда аерылышу чигенә килеп җиткән гаиләне саклап калу өчен алар белән эшләү, яшьләрне гаилә тормышына мәктәп эскәмиясеннән үк әзерләү җитми. Әнә, Балтач районын хәзер бөтен Татарстанга үрнәк итеп күрсәтәләр. Анда узган ел 251 пар язылышкан булса, нибары 40 гаилә таркалган.
- Гаилә сәясәте белән район башлыгы да шөгыльләнергә тиеш. Әнә, Балтач районында гаиләләр белән эшли беләләр бит. Алар тәҗрибәсен өйрәнегез, - ди Илдар Халиков.
Казанда быел "Гаиләне саклыйк" программасы эшли башлады. Районнарда мондый программа әлегә гамәлдә булмаса да, кул кушырып утырырга ярамый. ЗАГС бүлеге җәмәгать оешмалары, дин әһелләре, бигрәк тә абруйлы, сүзгә оста абыстайларыбыз белән бергә гаилә учагын саклаучы булырга тиешле яшь хатыннар белән очрашулар, кызыклы әңгәмәләр оештырсалар, нәтиҗәсе булмый калмас иде. Гаиләдә бер-береңне аңларга теләмәү, үпкәләшү, юл куймау кебек хәлләр булганда өлкәннәр сүзе, киңәше барыбер колакка керә бит. Гаиләдә ир - баш, дисәләр дә, гаиләне саклау, нигездә, хатын-кыз кулында. Юкка гына "ирне ир иткән дә, чир иткән дә хатын", димиләр бит. Гаиләне аерылышу чигенә китереп җиткермәү - ул бик зур осталык, түземлек, сабырлык, еш кына дәшми кала, гафу итә белүне сорый торган зур сәнгать. Менә шул турыда газета укучыларыбыз ни уйлый икән? Яшь гаиләләрне ничек саклап калырга? "Аерылмагыз, аерылмагыз, булса да сәбәпләре" дигән бу четерекле темага сөйләшүне сезнең белән газетаның алдагы саннарында дәвам итәрбез.
БЕЛЕШМӘ:
2015 елда аерылышучылар саны:
Әгерҗе - 112
Теләче - 17
Чирмешән - 39
Яңа чишмә - 38
Әлки - 41
Чүпрәле - 42
Мөслим - 44
Рәмзия ЗАРИПОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев