Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Балалар

Әгерҗедән Хуҗахмәтовлар Алтын туйларына килеп җиттеләр

Аларны шәһәр урамнарында, кибетләрдә, базарда, концертларда һәрчак бергә күреп, күпләр нинди бәхетле пар дип сокланып үтәләрдер. Менә шушы күркәм парлар - милиция ветераны Миннәхмәт абый белән озак еллар Әгерҗедә "Гүзәл" көнкүреш йортын җитәкләгән, соңыннан гимназиядә кызларны йорт эшләренә өйрәткән Ания апа ХУҖАХМӘТОВлар алтын туйларына да килеп җиттеләр. Сәхрә авылы егете...

Аларны шәһәр урамнарында, кибетләрдә, базарда, концертларда һәрчак бергә күреп, күпләр нинди бәхетле пар дип сокланып үтәләрдер. Менә шушы күркәм парлар - милиция ветераны Миннәхмәт абый белән озак еллар Әгерҗедә "Гүзәл" көнкүреш йортын җитәкләгән, соңыннан гимназиядә кызларны йорт эшләренә өйрәткән Ания апа ХУҖАХМӘТОВлар алтын туйларына да килеп җиттеләр.
Сәхрә авылы егете белән Әгерҗе кызының 50 ел бер җан, бер тән булып тигез, матур гомер итүләренең сере нәрсәдә? Без юбилярлардан әнә шул турыда сораштык:
- Урыслар әйтмешли, мин "замужем" гына түгел, гомерем буе "за мужем" булдым. Миннәхмәтнең киң җилкәсе артында сөекле хатын, ике улыбызның яраткан әнисе, хәзер инде өч оныгымның дәү әнисе булып яшим. Кыскасы, ирем ныклы тылым, таянычым, терәгем булды. Алтын туй мәҗлесенә җыелган дусларымның берсе "Ирегез ясаган бүләкнең кайсысы аеруча истә калды?" дип сораган иде. 50 ел яшәү дәверендә Миннәхмәтнең бүләкләре күп булды инде. Әмма шул минутта Фердинанд Сәләхов башкара торган "Үзең бүләк, үзең генә бүләк, миңа башка бүләк кирәкми" дигән җыр сүзләре искә төште. Яшьлегебездә бер-беребезне табып, 50 ел буе аңлашып, уртак тел табып, һәр эшне киңәшләшеп башкаруыбыз, бер-беребезгә юл куеп яши алуыбыз белән бәхетле һәм язмышыма рәхмәтле мин, - дип иренә яратып карап куйды Ания ханым.
- "Акыллы - атын, юләр хатынын мактар", диләрме әле? Район эчке эшләр бүлегендә хезмәтем бик тынгысыз, җаваплы иде. Балаларны үстерү дә, тормыш мәшәкатьләре дә күбрәк аның җилкәсендә булды. Яши-яши шуны аңладым, яшьлегемдә Анияне сайлап һич тә ялгышмаганмын. Аның сабырлыгы, уңганлыгы, мине күз карашымнан ук аңлавы, яхшы психолог, ә кайчакта артист була белүе дә бик күп хатыннарга, бигрәк тә яшьләргә үрнәк. Олыгайган көнендә урын өстенә калган әнием Мөгаллимәне Әгерҗегә алып килеп, аны ун ел сабыйны караган кебек тәрбияләве өчен мин Аниямә гомер буе рәхмәтле. Аның күпсанлы туганнарымны да, эшләгән чакта хезмәттәшләремне дә һәрчак ачык йөз белән каршылап, күз ачканчы табын корып, кунак итүенә әлегәчә сокланам. Өйдәге җылылык, гаилә учагы иң беренче чиратта хатын-кызга бәйле. Аниямә 50 ел менә шушы учакның ялкынын сүндерми яши белүе өчен бик тә рәхмәтлемен, - дип иңнәреннән кочып алды ул җәмәгатен.
Ярты гасыр эчендә бер генә гаиләдә дә барысы да ал да гөл генә булалмый, әлбәттә. Хуҗахмәтовлар да бер-бер артлы бик күп якыннарын югалту хәсрәтен дә, башка борчу-мәшәкатьләрне дә сабыр гына җиңә киләләр.
- Тигез, пар канатлы булуларга ни җитә?! Башка нинди генә борчу килсә дә, әле ярый, янәшәмдә ирем, олыгайган көнебездә таянычыбыз булырдай улларыбыз, оныкларыбыз бар дип куям. Шагыйрь Чыңгыз Мусин язган кебек, бу дөньядан парлап китүләр юк инде. Әмма шулай да бу тормышта иң курыкканым - ялгыз калу. Иң зур теләгем дә балаларыбыз исән-имин булсыннар, алар безне кадерләп соңгы юлга озатсыннар, - ди Ания апа.
Узган 2015 ел бу гаилә өчен әнә шулай алтын туй белән истәлекле булды. Бу бәхетле парны котларга ЗАГС бүлеге начальнигы Лиля Госманова да килде. Ул аларга район башлыгы Валерий Макаровның котлавын, бүләген җиткерде.
- Сезне бриллиант туегыз белән дә котларга килербез әле , - диде Лилия Госманова саубуллашканда. Әйе, Ходай тигезлектән аермасын әле бу сөйкемле парларны.
Рәмзия ЗАРИПОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев