Балалар рубрикасы буенча яңалыклар
-
Ярты сүздән, ярты караштан...
Мордывыйда яшәүче Рафаэль-Гөлгенә НАСЫЙБУЛЛИНнарның гаилә корып яши башлауларына 47 ел инде. Шушы еллар эчендә, чын мәгънәсендә, бер-берсен ярты сүздән, күз карашыннан аңларга өйрәнгәннәр. "Ир һәм хатын - бербөтен" дигән әйтемнең тере мисалы булып торучы бу пар белән гаиләдәге мөнәсәбәтләр, андагы кыйммәтләр турында әңгәмә корганда да бер-берсен тулыландырып сөйләүләре аларга карата...
-
Эх, яшь чаклар, җилле чаклар...
Ул танылган шагыйрь, педагог, дәреслекләр авторы Даут Гобәйди, бүгенгәчә сакланып калган Саклау мәчетен төзеткән сәүдәгәр, меценат Зәитовлар чыккан Кыдырлы авылыннан булуы белән горурланып яши. "Туган авылымнан 46 ел элек 14 яшемдә чыгып китсәм дә, Кыдырлы - бүген дә минем өчен иң изге урын. Әти-әни нигезен хәзер дә кадерләп саклыйбыз", -...
-
Мәхәббәтсез яшәп булмый
Бу көннәрдә Әгерҗедә яшәүче Геннадий-Галина Парыгиннар гаилә бәйрәмнәрен - алтын туйларын билгеләп үттеләр. Бер урамда уйнап үскән егет белән кыз бер-берсенә гашыйк булганнарын сизми дә калалар. "Тормыш юлдашы итеп ни өчен Галинаны сайладыгыз?" дигән сорауга әле бүген дә шаяртып җавап бирә Геннадий Михайлович: "Кыз сорарга барырга якын булсын дип". Алар...
-
“Ана капиталы”н – мохтаҗларга
2016 елдан соң "Ана капиталы" туучылар саны бик аз булган кайбер төбәкләрдә генә калырга мөмкин дигән сүзләр ишетелгәләгән иде. Узган атнада исә "Ана капиталы"ның 2016 елдан соң да булачагы, әмма әлеге акчаның икенче бала туган һәр гаиләгә дә бирелмәячәге мәгълүм булды. Русия хөкүмәте вице-премьеры Ольга Голодец: "Яхшы хезмәт хакы алучы...
-
Бер гаиләдә – тугыз кыз
"Менә безнең кызлар гвардиясе шушы була инде", - дип каршы алдылар безне Әгерҗедә яшәүче Шамил һәм Рушания АКБАШЕВлар. Ә кызларның берсе генә үзләренеке, ә калган тугызын алар тәрбиягә алганнар. Хәер, хәзер бу гаиләдә чит, ятим бала дигән сүз юк. "Барысы да үзебезнекеләр", - диләр. Әнә, ярты ел элек тәрбиягә алган...
-
Яшь әтиләр арта
Район Советының XXV сессиясендә чыгыш ясаган ЗАГС бүлеге начальнигы Гөлнара Гайфуллина соңгы елларда яшь әтиләрнең артуын әйтте. Районда узган ел бер яшүсмер - 15, икесе - 16, алтысы 17 яшьтә әти булганнар. Ә 17 яшьлек әни - берәү генә. Гражданлык хәлләре актларын теркәү белән шөгыльләнүче ЗАГС бүлеге җитәкчесенең чыгышы кызыклы...
-
Бала хакы
Егерме еллар элек Сабантуйларда бер яшүсмер тамашачыларны үзенең оста көрәш алымнары белән сокландыра башлады. "Ә, бу Тәбәрледән Рәүфәт Шәймәрдановның малае Айдар, - диделәр. - Бөтен нәселләре көрәшче аларның". Берничә елдан район сәхнәсендә сөйкемле җырчы, биюче малай тамашачыны әсир итте. Монысы да "Рәүфәт малае Динар", диделәр. Көрәшче дә, журналист та Айдарның...
-
Әгәр сөйгәнеңнең кәефе булмаса...
Гашыйклар көне уңаеннан "Әгәр сөйгәнегезнең кәефе булмаса, сез нишлисез?" дигән сораштыру уздырдык. Әйдәгез, җавапларга күз салыйк: Илшат Гайнетдинов - спорт һәм туризм бүлеге начальнигы: "Хатынымның кәефсез чагын хәтерләмим. Гаиләдә җылы атмосфераны, гадәттә, хатын-кыз тудыра бит. Шуңа күрә аның кәефе һәрчак яхшы булырга тиеш. Ә хатыннарыбызның кәефе күтәренке булу ир-аттан тора...
-
Бәхетле гомер көзе
Ир-атлар арасында 50 ел (!) гомерен мәктәпкә багышлаганнарны очрату бик кыен. Заманында дәрәҗәле, акчалы эшләр тәкъдим итсәләр дә ул укытучы һөнәрен бернәрсәгә дә алыштырмаган. Ярты гасырлык педагогик хезмәт стажының 40 елга якыны Әгерҗе районы белән бәйле аның. Шушы көннәрдә 80 яшьлек юбилеена килеп җитсә дә, ул әле дә укытучылыктан аерыла...
-
Юбилярлар аллеясы
Ђгерќедђ Љлкђннђр кљнендђ юбилярлар аллеясына нигез салынды. Сергей џђм Раиса Касаткиннар, Зђнгир џђм Равилђ Низамбиевлар быел гаилђ коруларыныћ 40 еллыгын, Заџит џђм Кадрия Ханнановлар, Николай џђм Тамара Степановлар алтын туйларын билгелђп њткђннђр. Љлкђннђр кљнендђ бу парларны Ќићњ паркына тантанага чакырдылар. ЗАГС бњлеге хезмђткђрлђре, аларны котлап, бњлђклђр тапшырдылар. ЗАГС бњлеге мљдире...