Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Балалар

Бәхетле гомер көзе

Ир-атлар арасында 50 ел (!) гомерен мәктәпкә багышлаганнарны очрату бик кыен. Заманында дәрәҗәле, акчалы эшләр тәкъдим итсәләр дә ул укытучы һөнәрен бернәрсәгә дә алыштырмаган. Ярты гасырлык педагогик хезмәт стажының 40 елга якыны Әгерҗе районы белән бәйле аның. Шушы көннәрдә 80 яшьлек юбилеена килеп җитсә дә, ул әле дә укытучылыктан аерыла...

Ир-атлар арасында 50 ел (!) гомерен мәктәпкә багышлаганнарны очрату бик кыен. Заманында дәрәҗәле, акчалы эшләр тәкъдим итсәләр дә ул укытучы һөнәрен бернәрсәгә дә алыштырмаган. Ярты гасырлык педагогик хезмәт стажының 40 елга якыны Әгерҗе районы белән бәйле аның. Шушы көннәрдә 80 яшьлек юбилеена килеп җитсә дә, ул әле дә укытучылыктан аерыла алмый. "Укытучы һөнәре өчен генә яратылган ул", дип нәкъ менә аның кебекләр турында әйтәләрдер.
"Мәктәп безнең фатирга күчте хәзер. Фатирыбызның бер бүлмәсендә күрше балаларына математика фәненең серләрен өйрәтә, унберенчедә укучыларны ЕГЭга әзерли. Башкалар моны репетиторлык дип атап, акча эшләсәләр, безнең Әхмәт бер тиен алмыйча, хәйрия ярдәме булсын дип, ихлас күңеленнән өстәмә дәресләр бирә", - ди җәмәгате Нәдидә ханым.
Язмамның кем турында барганын кайберәүләр, бәлки, аңлагандыр инде. 1963 елда Казахстан якларыннан гаиләсе белән безнең районга эшкә килеп, 4нче мәктәп-интернатта, 27нче һөнәр училищесында, 74нче (хәзерге 2нче) мәктәптә Әгерҗе балаларына математика укыткан мәгариф ветераны Әхмәт Хәсән улы Хәсәновны шәһәребездә бик күпләр әле дә көчле педагог-математик иде ул дип ихтирам белән искә алып сөйлиләр. Мин бу гаилә белән күптәннән таныш. Әхмәт Хәсәновичның мәктәптә эшләгәндә дә читтән торып институтларда укучы якташларыбызга имтиханнарга әзерләнгәндә, диплом эшләре язганда ярдәм кулы сузган чакларын яхшы хәтерлим. Аның максаты - кемгәдер контроль эшен эшләп бирү түгел, студентның башына сеңәрлек итеп аңлату иде. Әхмәт Хәсән улы бик гади, кешелекле, сабыр, тыныч холыклы булгангадыр инде, аның яныннан заочниклар өзелми иде.

Сер түгел, җәмәгате Нәдидә Әхмәт кызы КПСС райкомы секретаре булып эшләгән елларда өч баланы карау, йорт эшләренең күбесе Әхмәт Хәсәнович җилкәсендә булды. Хатыны эш буенча атналар буена авылларга чыгып киткәндә, Казанда командировкаларда булганда гаилә мәшәкатьләре аны беркайчан да куркытмады. Җәмәгатенең нинди җаваплы хезмәттә икәнлеген аңлап, ул балалары белән бергәләп йортта барысын да эшли иде. Нәдидә ханым әле хәзер дә иренә ул елларда күрсәткән сабырлыгы өчен рәхмәт укый. "Әхмәт мине аңламаган булса, бик еш командировкалардан яки эштән соңарып кайтуларыма ризасызлык белдереп тавыш чыгарса, райком секретаре булып эшли алган булыр идем микән", ди ул. Бу гаиләнең дә тормышта төрле чаклары булгандыр. Ләкин алар барысын да үткәреп, аңлашып, бер-берсенә юл куеп матур итеп яши белделәр. Мин бу парга электән үк гел сокланып карый идем. Пенсиягә чыккач, аларның шәһәр урамнарыннан парлашып, әкрен генә гөрләшеп-сөйләшеп барганнарын күргәндә "Бәхетле, пар канатлы гомер көзе шушыдыр инде", дип карап кала идем. Әнә шулай, пар күгәрченнәрдәй гомер итүләренә 58 ел гомер узган. Мондый бәхет сирәкләргә генә эләгә бит. Әле менә Австралия һәм Англиядәге оныклары аларга оныкчыклар да бүләк итеп сөендерделәр.
Әхмәт ага белән Нәдидә ханымның Казанга күчеп киткәннәренә шактый вакыт узса да, гомерләренең иң матур чоры узган Әгерҗе белән тыгыз элемтәдә яшиләр. Райондагы матур үзгәрешләргә ихлас күңелдән сөенәләр. Кызлары Эльфира белән кияүләре Фәрит гаиләсендә кунакта булганда райондагы дус-ишләре белән күрешеп, хәл-әхвәл белешеп торалар. Казанда да якташлар белән аралашып яшиләр.
Бу көннәрдә Әхмәт ага олы юбилее уңаеннан бик күп тәбрикләүләр кабул итә. Әгерҗе шәһәрендә бер чорларда мәктәптә эшләгән элекке хезмәттәшләрегез, дусларыгыз исеменнән Сезне 80 яшьлек юбилеегыз белән котлыйбыз. Бүгенге бәхетле, парлы гомерегезнең алтын көзе озын булсын. Әгерҗелеләр күңелендә матур эшләрегез, якты хатирәләр белән яшисез Сез, Әхмәт Хәсәнович!
Нәзирә Гарифуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев