Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Балалар

“Ана капиталы”н – мохтаҗларга

2016 елдан соң "Ана капиталы" туучылар саны бик аз булган кайбер төбәкләрдә генә калырга мөмкин дигән сүзләр ишетелгәләгән иде. Узган атнада исә "Ана капиталы"ның 2016 елдан соң да булачагы, әмма әлеге акчаның икенче бала туган һәр гаиләгә дә бирелмәячәге мәгълүм булды. Русия хөкүмәте вице-премьеры Ольга Голодец: "Яхшы хезмәт хакы алучы...

2016 елдан соң "Ана капиталы" туучылар саны бик аз булган кайбер төбәкләрдә генә калырга мөмкин дигән сүзләр ишетелгәләгән иде.
Узган атнада исә "Ана капиталы"ның 2016 елдан соң да булачагы, әмма әлеге акчаның икенче бала туган һәр гаиләгә дә бирелмәячәге мәгълүм булды. Русия хөкүмәте вице-премьеры Ольга Голодец: "Яхшы хезмәт хакы алучы һәм өстәмә матди ярдәмгә мохтаҗ булмаган гаиләләр бар. "Ана капиталы" бары тик мохтаҗларга гына биреләчәк", - дип белдерде. Моннан тыш әлеге акчаны тотарга мөмкинлек бирүче юнәлешләр дә артачак. Бүгенге көндә Русия хөкүмәтендә әлеге мәсьәләләрне хәл итәр өчен махсус комиссия булдырылган. Тагын шунысы да бар: әлегә нинди гаиләләрнең мохтаҗлар исемлегенә керәчәге, моны ничек билгеләчәкләре ачыкланмаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев