Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Мәхәббәтсез яшәп булмый

14 февраль - Изге Вәли, ягъни Гашыйклар көне якынлаша. Ә мәхәббәтсез яшәү - яшәү түгел ул. Юкка гына "Мәхәббәтсез яшәп булмый олыгайган көндә дә", дип җырламыйлар инде... Гашыйклар көнендә без сезгә яраткан кешеләрегезгә мәхәббәтегезне аңлатып, аларга иң җылы хисләрегезне белдереп, Изге Вәли көне белән тәбрикләү мөмкинлеге тудырабыз. Моның өчен сезгә...

14 февраль - Изге Вәли, ягъни Гашыйклар көне якынлаша. Ә мәхәббәтсез яшәү - яшәү түгел ул. Юкка гына "Мәхәббәтсез яшәп булмый олыгайган көндә дә", дип җырламыйлар инде...
Гашыйклар көнендә без сезгә яраткан кешеләрегезгә мәхәббәтегезне аңлатып, аларга иң җылы хисләрегезне белдереп, Изге Вәли көне белән тәбрикләү мөмкинлеге тудырабыз. Моның өчен сезгә 10 февральгә кадәр кадерле, яраткан кешегезгә тәбрикләү сүзләрен язып, газетабызның agr-vesti@mail.ru электрон адресына җибәрергә яки 22962, 21721 телефоннары аша хәбәр итәргә генә кирәк. Котлау текстыгызны редакциягә кертеп чыксагыз да була. Яраткан кешегезнең фотосурәтен дә бирергә мөмкин. Гашыйілар көне белән котлауларга зур гына ташлама: сезнең тәбрикләүләрегез өчен редакция кассасына нибары 100 сум түләргә кирәк.
Сөйгән кешеләрегезгә мәхәббәтегезне аңлату өчен менә дигән мөмкинлектән файдаланып калырга ашыгыгыз! Иң матур, үзенчәлекле котлау язучыны редакциянең "фирменный" бүләге көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев