Балалар COVID-19 белән ничек авырый?
Сәламәтлек

Балалар COVID-19 белән ничек авырый?

Хәзерге вакытта вирус эволюциясе бара

Хәзерге вакытта COVID-19 белән авырып хастаханәдә ятучы балалар күп, катлаулы форма белән авыручы балалар аз. Бу турыда табиб-инфекционист, педиатр Евгений Тимаков РИА Новости агентлыгына сөйләгән.

 «Хәзерге вакытта вирус эволюциясе бара, без „дельта»ның балаларга ничек тәэсир итәсен белмибез. Шунысы тәгаен — балалар ешрак авырый. Катлаулырак дип әйтә алмыйм. Хастаханәдә балалар күп, алар коронавирус белән авырый. Аллаһка шөкер, катлаулы, җитди формалар балаларда бик сирәк очрый, бәхеткә», — ди Тимаков.

Табиб сүзләренчә, Россиядәге балаларның күбесендә коронавируска иммунитет бар инде.

Чыганак: Интертат 

Фото: pixabay.com


Нет комментариев