Быел Әгерҗе районында 6096 кешегә диспансерлаштыру уздыру планлаштырыла
Сәламәтлек

Быел Әгерҗе районында 6096 кешегә диспансерлаштыру уздыру планлаштырыла

1401 райондашыбыз профтикшеренү узачак

Аларны узу тәртибе хакында район үзәк хастаханәсе баш табибының поликлиника эшләре буенча урынбасары Адилә НӘФЫЙКОВА сөйли. 

Пациентларның яше

18-39 яшьлекләр диспансерлаштыруны 3 елга бер тапкыр уза. Быел бу категориягә 1982, 1985, 1988, 1991, 1994, 1997, 2000, 2003 елгылар керә. 40 яше тулганнар диспансерлаштыруны ел саен уза. 

БЕРЕНЧЕ ЭТАП

40 яше тулганнар өчен түбәндәге тикшеренү чаралары каралган:
Канның тулы анализы; кандагы холестерин һәм шикәр күләмен билгеләү; флюорография;  ЭКГ;  күз эчендәге басымны үлчәү; 40-75 яшьтәге хатын-кызларга – маммография, 18-64 яшьтәгеләргә –  аналык муентыгыннан алынган мазокны цитологик тикшерү;  45 (50, 55, 60, 64) яше тулган ир-атлар өчен – ПСА анализы; хатын-кызларга да, ир-атларга да – тизәктә яшеренгән кан булу-булмауны тикшерү; 45 яшь тулганнарга – ФГДС һәм башкалар. Теләге булган һәр кеше ВИЧка кан анализы тапшыра ала.

Икенче этап

Беренче этапта ниндидер тайпылышлар ачыкланган очракта пациент терапевт тарафыннан икенче этапка юллана. 
Икенче этапта: невролог, офтальмолог, хирург, ЛОР, акушер-гинеколог, табиб-гериатрдан консультация алу, баш һәм муендагы кан тамырларына УЗИ ясау, спирометрия (тын алуны тикшерү) кебек чаралар тәкъдим ителергә мөмкин. 

ЯҢАЛЫКЛАР

Хәзер пациентларга табиб-терапевт юлламасы белән дерматовенеролог консультациясе алырга һәм дерматоскопия узу мөмкин. Бу – тире өслеген тикшерү мөмкинлеген бирүче алым. Кан анализын тапшырганнан соң беренче тапкыр шикәр күләме югары булу ачыкланган очракта гликогемоглобинны (кандагы шикәрнең уртача күрсәткече) билгеләү. Тизәктә кан ачыкланган пациентлар өчен Чаллыда колоноскопия узу мөмкинлеге (табиб-онколог аша алдан язылу кирәк).

ПРОФТИКШЕРЕНҮ

Профтикшеренү 19-38 яшьлекләргә тәгаенләнгән. Аның барышында пациент шикәргә, холестеринга кан тапшыра, ЭКГ, флюорография уза, күз эчендәге басымны тикшертә. 39 яшькә кадәрге хатын-кызларны акушер-гинеколог карый.  

КАЯ МӨРӘҖӘГАТЬ ИТӘРГӘ

Иң беренче чиратта, медпрофилактика кабинетына (29нчы кабинет) мөрәҗәгать итәргә кирәк. Белешмәләр өчен телефон: 22180.  Эш вакыты – 8-16.30 сәгатьләрдә. 

Барлык тиешле документлар тутырылганнан соң кан тапшыруга һзм табиб-терапевтка электрон язылу башкарыла. Яки пациент дәүләт хезмәтләре аша шәхсән үзе языла.

Авылларда, иң беренче чиратта, ФАПларга, амбулаторияләргә мөрәҗәгать итәргә кирәк.      
 


Нет комментариев