Галимнәр яңа пандемияләр турында чаң суга
Сәламәтлек

Галимнәр яңа пандемияләр турында чаң суга

Әзер булып торырга кирәк

Дөнья җәмәгатьчелеге хәзерге коронавирус пандемиясе тәҗрибәсен исәпкә алырга һәм яңа эпидемияләргә һәм пандемияләргә әзер булырга тиеш. Бу хакта Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы генераль директоры Адан Гебрейесус белдерде.

Кече утрау дәүләтләренең сәламәтлек саклау саммитында катнашучыларга телесэлемтә буенча мөрәҗәгать итеп, ул: «Без барыбыз да пандемия укыта торган дәресләрне дөрес итеп өйрәнергә тиеш», — дип билгеләп үтте.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы башлыгы ассызыклаганча, «яңа эпидемияләргә һәм пандемияләргә әзер булу өчен, аларны булдырмаска тырышу, аларга тиз җавап бирү һәм аларны бетерү өчен беренчел медицина ярдәме һәм сәламәтлек саклау хезмәтләрен җәелдерү нигезендә барысын да эшләргә әзер булырга кирәк».

Чыганак

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев