Районда коронавируска каршы прививканы 5775 кеше ясаткан
Сәламәтлек

Районда коронавируска каршы прививканы 5775 кеше ясаткан

Препаратлар үзәкләштерелгән рәвештә атнага ике-өч тапкыр кайтартыла

Безнең районда вакцинацияне 16223 кешегә ясау планлаштырыла. Бүгенге көнгә 5775 вакцина кайткан һәм аларның барысы да куелган.

ПРИВИВКАНЫ КУЙДЫРУ ТӘРТИБЕ – ҮЗГӘРЕШСЕЗ

– Препаратлар үзәкләштерелгән рәвештә атнага ике-өч тапкыр кайтартыла. Ә вакцинага заявка прививка куйдырырга теләүчеләрнең санына карап бирелә, – ди район үзәк хастаханәсе баш табибының халыкка медицина хезмәте күрсәтү буенча урынбасары Анжелика Овчинникова.

Привиканы куйдыру тәртибе үзгәрешсез кала. Башта 22672 телефоны буенча регистратурага шалтыратырга кирәк. Препарат бар икән, сезне шул ук көнне прививка ясатырга чакырырга мөмкиннәр. Ә инде әлегә юк икән, чиратка куячаклар. Шулай ук РФ Дәүләт хезмәтләре порталындагы «Шәхси кабинет» аша да языла аласыз. Һәр очракта да сезгә шалтыратачаклар.

Прививка куяр алдыннан һәр пациентны табиб йә фельдшер тикшерә.

– Пациентның температурасын, кан басымын, сатурациясен (канның кислород белән тәэмин ителеше) үлчибез, үпкәләрен тыңлыйбыз, тамагын карыйбыз. Пациент шунда ук ул тиешле анкетаны тутыра. Вакцинага реакция булу ихтималы турында да аңлатабыз, – ди поликлиниканың участок терапевты Олеся Сабирова.

Табиб шулай ук пациентның хроник авырулары, теге яки бу препаратка аллергия булу-булмавы, соңгы ике атна эчендә ковид-авырулар белән бәйләнешкә керү-кермәве турында да кызыксына.

ЭЛЕКТРОН СЕРТИФИКАТ

Вакцина ике этапта ясала. Беренче этапны узганнан соң РФ Дәүләт хезмәтләре порталындагы “Шәхси кабинет”ка прививканы куйдыру вакыты һәм урыны, вакцинаның сериясе һәм исеме турында мәгълүмат килә. Икенче этапны узганнан соң электрон сертификат теркәлә.

– Әгәр порталда расланган исәп язмагыз (подтвержденная учетная запись) бар икән, сертификатны портал аша бастырып чыгарырга була. Әгәр юк икән, аны прививка куйдырган кабинеттан да алу мөмкинлеге бар. Әмма башта сертификатның буш бланкын сатып алырга кирәк. Ул канцтоварлар кибетендә дә, санэпидемстанциядә дә бар. Әлеге буш бланк белән прививка куйдырган кабинетка киләсез дә шәфкать туташлары тутырып бирә, – ди Анжелика Александровна.

ТЫНЫЧ КҮҢЕЛ БЕЛӘН

Күптән түгел район газетасы редакциясендә эшләүче хезмәттәшебез Луиза Дәүләтшина, әлеге процедураларның барысын да үтеп, вакцинация узуы турында сертификат алды.

– Прививканың беренчесен куйдыргач, укол урыны бераз гына авыртып, кызарып торды. Башка бернинди йогынтысын да тоймадым. Икенче тапкыр куйдырганнан соң исә бөтенләй бернинди билге дә булмады, – ди хезмәттәшебез. – Сертификат алуда да бернинди проблема килеп чыкмады.

– Әле ярый, куйдырганмын. Чираттагы ялым вакытында балалар белән Сочига ял итәргә барырга җыендык. Хәзер тыныч күңел белән китәргә була, – ди ул.

Белешмә:

Ял көннәрендә һәм кичке якта прививканы район үзәк хастаханәсе кабул итү бүлекчәсендә (приемный покой) куйдыра аласыз. Эш көннәрендә поликлиникага, авылларда – амбулаториягә, ФАПка мөрәҗәгать итәргә була.
 


Нет комментариев