Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Әгерҗедә тагын ике кеше "корона" йоктырган

14 кеше хастаханәдә

Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус йоктыруның 46 яңа очрагы теркәлгән. Өч кеше чирне республикадан читтә йоктырган, калганнары авыру кеше белән аралашканда эләктергән.

«14 кеше хастаханәгә салынган, 32 кеше өйдә дәвалана», диелә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәрендә.

Авыручыларның яртысы диярлек Казанда теркәлгән, биредә 22 кеше ковид йоктырган. Чаллыда коронавирус белән авыруның биш очрагы ачыкланган, Азнакай районында — 6 очрак. Лениногорскида өч кеше, Әгерҗе, Актаныш һәм Чирмешән районнарында икешәр кеше, Кукмара, Минзәлә, Түбән Кама һәм Ютазы районнарында берәр кешенең ковид белән авыруы теркәлгән.

Шулай итеп, пандемия вакытында төбәктә «коронавирус инфекциясе» диагнозы 25 511 тапкыр куелган. Татарстанда 22301 кеше (узган тәүлектә — 46 кеше) коронавирустан терелгән.

Бүгенгә Татарстанда барлыгы 997 855 кеше коронавирустан вакцинация узган. Республикада яшәүче 843 568 кеше вакцинаның ике дозасын да алган.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев