Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Инфекционист: Пандемия бетү турында сөйләшү иртәрәк әле

Әлеге инфекциядән көн дә 100 россияле үлә

Вакытыннан алда коронавирус пандемиясе бетә дип сөйләп булмый. Бу хакта Татар-информ яза.

Россия Халыклар дуслыгы университетының йогышлы авырулар кафедрасы доценты Сергей Вознесенский COVID-19 пандемиясенең 2023 елда бетү мөмкинлеген кире какмады. Бу хакта «РИА новости» яза.

Аңа кадәр АКШ президенты Джо Байден коронавирус пандемиясенең артта калуын белдергән иде.

«Миңа калса, без бүген COVID-19 пандемиясен бары сезонлы авыру дип аталырга мөмкин булган вакытның башында торабыз. Шулай да бүгенге көндә болай дип әйтү вакытыннан алда булыр иде», – диде ул.

Белгеч аңлатуынча, «омикрон» штаммы күбрәк булса да, әлеге инфекциядән көн дә 100 россияле үлә. Бер ай яки бер ел эчендә авыруның ничек үзгәрәчәге турында әйтеп булмый. «Бәлки, 2023 елда булыр, әмма бүген түгел», – диде Вознесенский.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев