Иртәгә районда сәламәтлек саклау мәсьәләләре буенча киңәшмә узачак
Онлайн-трансляция үткәреләчәк
Сишәмбе 14 сентябрь көнне 10.00 сәгатьтә хакимиятнең актлар залында район сәламәтлек саклау системасы эшенең нәтиҗәлелеген арттыру мәсьәләләре буенча ачык киңәшмә узачак.
Биредә район үзәк хастаханәсенең стационары, поликлиникасы, ФАПлар, ашыгыч ярдәм мәсьәләләре каралачак. Киңәшмә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкиле катнашында узачак.
Сезнең уңайлылыгыгыз өчен администрациядән инстаграмда районның рәсми аккаунтында онлайн-трансляция үткәреләчәк https://www.instagram.com/agryz_offficial
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев