Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

КФУда студентларны ковидка каршы мәҗбүри вакцинацияләү таләбе гамәлдән чыгарылды

Югары уку йорты студентларның электрон почтасына хат җибәргәннәр

 Казан федераль университеты студентларны коронавирус инфекциясенә каршы мәҗбүри вакцинацияләү турындагы таләпне гамәлдән чыгарды. 1 сентябрьдән югары уку йорты гадәти режимда эшләячәк. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына КФУның матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Югары уку йорты студентларның электрон почтасына хат җибәргәннәр. Анда әйтелгәнчә, мәҗбүри вакцинацияне гамәлдән чыгару турындагы карар коронавирус инфекциясе таралуга бәйле вазгыятьнең тотрыклылануы белән бәйле.

Махсус тәртип чит ил студентлары өчен сакланачак: алар коронавируска тискәре тест күрсәткәннән соң гына лекцияләргә килә алачак.

«Шул ук вакытта югары уку йорты коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация узарга куша. Бу — үзеңнең һәм әйләнә-тирәдәгеләрнең сәламәтлеген саклауда бердәнбер алым», — дип искәрттеләр университетның матбугат хезмәтендә.

«Татар-информ» агентлыгы элегрәк хәбәр иткәнчә, КФУ студентларга һәм хезмәткәрләргә 25 августка кадәр коронавируска каршы прививка ясатырга кушкан иде. Казан дәүләт ветеринария академиясе һәм Казан илкүләм тикшеренү техник университетында да (КАИ) шундый таләп куйдылар.

Соңрак Россия Мәгариф министрлыгы илнең югары уку йортларында мондый чаралар кертүгә каршы чыкты, шулай ук студентларны прививка ясатканнарга һәм ясатмаганнарга бүлмәскә чакырды. 

Чыганак 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев