Район башкарма комитеты җитәкчесе COVID-19ка каршы прививка ясады (ВИДЕО)
Ул беренче этапны узды
Әгерҗе районы башкарма комитеты җитәкчесе Артур Акбашев коронавируска каршы прививка ясады. Бу хакта районның Инстаграмдагы рәсми аккаунты хәбәр итә.
Артур Эльфатович прививканың беренче этабын узды. Препаратның икенче компоненты 21 көннән соң куелачак.
"Мин үземне, үз гаиләмне, якыннарымны, шул исәптән коллективны саклау өчен вакцинацияләнергә булдым. Дөнья тәҗрибәсе күрсәткәнчә, кешелекне күп кенә үлем авыруларыннан вакцина коткарган", - дип уртаклашты җитәкче.
Элегрәк без район башлыгы Азат Вәлиевнең COVID-19дан прививка ясатуы турында хәбәр иткән идек.
Безнең илдә һәм бөтен дөньяда бик күп куркыныч чирләрне вакцина ярдәмендә генә җиңә алганнар. Һәм хәзер массакүләм вакцинациядән башка пандемиядән чыгу мөмкин түгелдер.
Сезне коронавирустан вакцинацияне кичектермәскә чакырабыз. Чөнки пандемияне туктату өчен бердәм иммунитет кирәк, ә аны вакцина ярдәмендә генә алырга мөмкин.
Вакцинация бушлай үткәрелә. Поликлиникада һәм амбулаторияләрдә ясатырга мөмкин. Шулай ук оешмаларга килеп куючы күчмә медицина бригадалары оештырылган.
Барлык белешмәләр буенча телефон 2 26 72.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев