Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Район башлыгы COVID-19дан прививка ясады (ВИДЕО)

Ул аны ничек кичергән?

Әгерҗе районы башлыгы Азат Вәлиев үз шәхси үрнәге белән халыкны, мәкерле чирдән сакланып, вакцинация үтәргә чакырды. Бу хакта видеоны ул үзенең инстаграм битендә урнаштырды.

Бу җитәкче өчен прививкасының икенче этабы инде. Азат Рөстәм улы сүзләренә караганда, беренче вакцинацияне ул яхшы кичергән.

Безнең илдә һәм бөтен дөньяда бик күп куркыныч чирләрне вакцина ярдәмендә генә җиңә алганнар. Һәм хәзер массакүләм вакцинациядән башка пандемиядән чыгу мөмкин түгелдер.

Сезне коронавирустан вакцинацияне кичектермәскә чакырабыз. Чөнки пандемияне туктату өчен бердәм иммунитет кирәк, ә аны вакцина ярдәмендә генә алырга мөмкин.

Вакцинация бушлай үткәрелә. Поликлиникада һәм амбулаторияләрдә ясатырга мөмкин. Шулай ук оешмаларга килеп куючы күчмә медицина бригадалары оештырылган.

Барлык белешмәләр буенча телефон 2 26 72

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев