Оператив штаб мәгълүматы
31 майга алынган мәгълүмат буенча, Татарстанда Covid-19 инфекциясенең тагын 30 яңа очрагы ачыкланган. Республикада яшәүче бер кеше вирусны төбәктән читтә йоктырган, калган очракларда авыру контактлы юл белән ияргән.
21 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 9 кеше өйдә дәвалана.
Авыруларның күбесен Казанда (11 кеше) һәм Чаллыда (5) ачыклаганнар. Әгерҗе районында 3 авыру очрагы ачыкланган.
Пандемия башланганнан бирле республикада Covid -19 инфекциясенең 21 484 очрагы теркәлгән. 18 490 кеше терелгән, шуларның 44е — соңгы тәүлек эчендә.
пандемия башыннан вафат булучылар саны исә 500 гә җитте.
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев