Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Роспотребнадзор идарәсе: «Әлегә барлык чикләүләрне дә бетерү өчен нигез юк»

Бу хакта Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина әйтте

Татарстанда коронавирус белән авыручылар саны кимүенә карамастан, республика территориясендә гамәлдә булган чикләү чаралары үз көчендә калачак. Бу хакта журналистлар белән очрашуда Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина әйтте.

Аның сүзләренчә, җәмәгать туклануы һәм күңел ачу чараларын үткәрү буенча төнге эш буенча чикләүләр федераль нормада язылган һәм Россия баш санитар табибы карарында беркетелгән. Шуңа күрә хәзерге вакытта Татарстанда аларны бетерү турында уйламыйлар.

— Без ике атна дәвамында авырулар санының берникадәр кимүен күзәтәбез, әмма бу әлегә барлык чикләүләрне бетерү өчен нигез түгел. Әлегә җәмәгать туклануы объектларының төнге эшен тыю һәм күңел ачу чараларына булган чикләүләрне саклыйбыз, — диде Любовь Авдонина.

Чыганак 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев