Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Роспотребнадзор Тимер юлда чыккан хәбәргә ачыклык кертте

Маска кию мәҗбүри булып кала

Тимер юл транспортында битлек режимы мәҗбүри кала. Роспотребнадзор шул турыда белдерде. Ведомство аңлатмасын ТАСС чыгарды.

Исегезгә төшерәбез, 21 март көнне көндез Россия тимер юлларының яңалыклар каналында ерак араларга йөри торган поездларда һәм вокзалларда пассажирлар өчен коронавирус чикләүләрен бетерү турында язма чыкты. Аерым алганда, сүз битлек режимы һәм тән температурасын тикшерү турында бара.

«Роспотребнадзорның тимер юл транспорты идарәсе хәбәр иткәнчә, тимер юл транспорты объектларында коронавирус инфекциясенә каршы тору өчен кертелгән төрле чикләүләр бетерелгән. Шул ук вакытта битлекләр киеп йөрү элеккечә мәҗбүри булып кала», — дип белдергәннәр федераль хезмәттә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев