Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Сәламәтлек

Россиянең 11 төбәгендә кабаттан мәҗбүри битлек кию кертелде

Федерациянең калган субъектларында медицина учреждениеләренә барганда гына битлекләр киеп йөрергә кирәк

Россиянең 11 төбәгендә җәмәгать урыннарында кабаттан битлек режимын үтәү мәҗбүри. Федерациянең калган субъектларында медицина учреждениеләренә барганда гына битлекләр киеп йөрергә кирәк, дип хәбәр итә ТАСС.

Басмага төбәк хакимиятләре биргән мәгълүматларга караганда, Архангельск, Белгород, Түбән Новгород, Сахалин, Смоленск һәм Ульяновск өлкәләре, Алтай, Бурятия һәм Тыва Республикалары, шулай ук Байкал арты һәм Хабаровск крайларында яшәүчеләр янә битлек киеп йөри башларга тиеш.

Россия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте башлыгы Анна Попова 14 сентябрьдә РФ Президенты Владимир Путин белән очрашуда 50 төбәктә коронавирус белән авыручылар саны артуы турында белдерде.

Чыганак 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев