Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Табиб кыргый керпеләргә кагылмаска киңәш итте

Җәнлекнең үзеннән чир йоктырырга мөмкин

Җәен кыргый керпене очрату ихтималы арта, һәм әлеге җәнлекләр кешеләрдә кызыксыну уятса да, аларга кагылу кеше сәламәтлеге, хәтта тормышы өчен куркыныч тудыра. Медицина фәннәре кандидаты, «Гемотест» лабораториясе табиб-эксперты Екатерина Кашух шулай дип белдерде. Бу хакта «Известия» газетасы яза.

Беренчедән, җәнлекне сыйпаган чагында талпан кадалырга мөмкин. Әлеге үрмәкүчсыманнар талпан энцефалиты, боррелиоз, эрлихиоз кебек куркыныч инфекцияләр тарата. Урман бете кадалган очракта кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк, дип ачыклык кертте белгеч.

Икенчедән, энәсенә кадалып, җәнлекнең үзеннән чир йоктырырга мөмкин. Шул рәвешле, трихофития (тимрәү) эләктерү куркынычы бар. Моннан тыш, керпеләр сальмонеллез авыруын һәм Кырым геморрагик бизгәген дә тарата, дип искәртте табиб.

Чыганак 

Фото: freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев