Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә ачыкланган
Татарстанда коронавирус инфекциясеннән 1937 һәм 1943 елларда туган ике хатын-кыз, 1936, 1943, 1953 һәм 1962 елларда туган дүрт ир-ат вафат булган.
«Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә ачыкланган. Вирус идентификацияләнгән», диелгән Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәрендә.
6 сентябрьгә мәгълүматлар буенча, республикада Covid-19 инфекциясеннән барлыгы 698 үлем очрагы теркәлгән.
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев