Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Йөрәк өчен иң яхшы азык

Уникаль үзлекләргә ия

Азык төрләндерү өчен рационга нәрсә кертергә ярый? Йөрәк эшчәнлегендә чикләвек, балык һәм орлыклардагы файдалы майлар мөһим роль уйный.

Әмма сәламәт туклану буенча белгечләр тагын бер продуктка – җиләкләргә игътибар итәргә киңәш итә. Диетологлар сүзләренчә, алар уникаль үзлекләргә ия.

Бакча җиләге, мүк җиләге, кура җиләге һәм кара җиләктә күп санлы антиоксидантлар бар, алар организмда ирекле радикаллар белән көрәшә һәм күзәнәкләргә зыян килүен булдырмый, ди белгечләр. Антоцианнарның глюкоза метаболизмын яхшыртуы, дислипидемия белән көрәшүләре, йөрәк-кан тамырлары һәм дегенератив авырулары, шулай ук ялкынсыну процесслары вакытында файдалы булуы ачыкланган.

Белгечләр әйтүенчә, бөтен җиләк тә файдалы. Алар нерв һәм йөрәк-кан тамырлары системасына уңай тәэсир итә, иммунитетны күтәрә, картаю процессын акрынайта торган витаминнарга һәм микроэлементларга бай.

Табиблар көн саен ике порция җиләк кулланырга киңәш итә. Җиләкләрне төрле ризыкларга да өстәргә мөмкин.

Фото: https://pixabay.com/ru/

Тулырак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев