Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сорау–җавап

Әгерҗе елгасы юлын тәртипкә китерү эшләре өч этапта башкарыла

Хәзерге вакытта агачларны егу, куакларны кисү, аларны чыгару кебек эшләр башкарыла

“Әгерҗе елгасы буйлап икенче шарлавык тирәсендә агач-куакларны кискәннәр дә шунда калдырганнар. Су кисәк күтәрелгән очракта боз тыгылып, якын урамнарны су басу куркынычы бар. Ул агач-куакларны кем җыештырырга тиеш микән?”

Д.СЕМЕНОВА. 

Сорауга “Әгерҗе шәһәре” муниципаль берәмлеге башкарма комитеты җитәкчесе Рафаэль НИЯЗОВ җавап бирә:

–    Әгерҗе елгасы юлын тәртипкә китерү эшләре өч этапта башкарыла. Хәзерге вакытта агачларны егу, куакларны кисү, аларны чыгару кебек эшләр башкарыла.

Алга таба елга юлы чистартылып, төбен тирәнәйтү эшләре алып барылачак. Аннан таш китертелеп, елга ярлары махсус материаллар белән ныгытылачак. Өченче этапта ярларга үлән чәчү планлаштырыла. Шунысы да мәгълүм булсын: елга юлын чистарту һәм алардан чүпне чыгару эшләре өч этап дәвамында башкарыла. Ә эшләрне тулысынча 30 сентябрьгә төгәлләү күзаллана. 

Елга янындагы урамнарны су басу куркынычына килгәндә, район башкарма комитетының гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм юкка чыгару, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиисиясе сәркатибе Аидә Галиева әйтүенчә, 15 марттан районда сулыкларны күзәтү постлары эшли. Алар, Әгерҗе, Бобинка, Чаж елгаларындагы су күләмен көн саен күзәтеп, нәтиҗәләрне ТР Гадәттән тыш эшләр министрлыгының баш идарәсенә юллыйлар. Димәк, бу яклап та контроль оештырылган.   
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев