Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сорау–җавап

Бушлай газлаштырып бетерү кемнәргә кагыла

Сорауга район башкарма комитеты җитәкчесе Артур АКБАШЕВ җавап бирә

“Бик тиздән торакларны бушлай газлаштырып бетерү мөмкинлеге барлыкка киләчәк дип ишеткән идем. Ул кемнәргә кагылачак һәм моның өчен кая мөрәҗәгать итәргә?”
М.БАЯНОВ

Сорауга район башкарма комитеты җитәкчесе Артур АКБАШЕВ җавап бирә:

–    Газлаштырып бетерү программасы 2022 елда гамәлдә булачак. Аңа кадәр газлаштырып бетерү ихтыяҗы булган райондашлар тиешле документларын район газ-эксплуатация хезмәтенә (Әгерҗе шәһәре, Энергетиклар урамы, 4) тапшырып бетерергә тиеш. Документларны һәр кеше мөстәкыйль рәвештә үзе тапшыра. Бу исемлеккә җир участогына һәм йортка документлар, ситуацион план, паспорт һәм башкалар керә. 

Газлаштырып бетерү программасы турында берничә сүз. Ул бары тик моңа кадәр газ уздырылган торак пунктларда гына гамәлдә булачак. Газлаштырып бетерү кысаларындагы хезмәт гариза язучының җир участогы чикләренә кадәр заявка нигезендә күрсәтелә. План-графикка бары тик теркәлгән йортлар гына кертелә.

Торак пункт кысаларында урнашкан очракта коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәтләрендәге торак йортлар да гомуми куллану чикләренә кадәр газлаштырыла ала.    

Белешмәләр өчен телефоннар: 22544, 21642.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев