Сорагыз–җавап бирәбез
“Быел кайсы йортларга капиталь ремонт уздыру планлаштырыла, шул хакта язсагыз иде”.
А.ГАЛИЕВА.
Сорауга “Әгерҗе шәһәре” муниципаль берәмлеге башкарма комитеты җитәкчесе Рафаэль НИЯЗОВ җавап бирә:
– 2022 елда түбәндәге йортларда капиталь төзекләндерү уздырылачак:
Әгерҗедә К.Маркс урамы, 3 (түбә һәм фасад), К.Маркс урамы, 5 (түбә һәм фасад, электр белән тәэмин итү системасы), Калинин урамы, 26 (кайнар һәм салкын су белән тәэмин итү, су бүлү, электр белән тәэмин итү, җылылык системалары), Лесопильная урамы, 6 (су бүлү системасы), Октябрьская урамы, 2 (түбә), Октябрьская урамы, 3 (җылылык системасы), Чайковский урамы, 12 (фасад), Чапаев урамы, 3 (электр белән тәэмин итү системасы); Красный борда Маркин урамы, 21 (түбә); Тирсәдә Вокзальная урамы, 6 (фасад).
Үзегезнең йортта капиталь ремонт кайчан планлаштырылуын https://dom.gosuslugi.ru/#!/ сайты аша белә аласыз. Күпкатлы йортка капиталь төзекләндерү уздыру сроклары Төбәк программасы белән билгеләнә. Әлеге программа ТР Министрлар Кабинеты Карары (№1146, 31.12.2013) белән расланган һәм 2043 елга кадәр гамәлдә.
Кыска сроклы капиталь ремонт программасы җирле үзидарә органнары тарафыннан өч елга раслана. Хәзерге вакытта гамәлдә булган план Әгерҗе районы башкарма комитеты карары (№398, 08.10.2019) белән расланган. 2022-2043 елларда күпкатлы йортлардагы гомуми милеккә капиталь ремонт уздыру (эш төрләре дә күрсәтелгән) планы белән Әгерҗе районының рәсми сайтында (https://agryz.tatarstan.ru/), “Капиталь ремонт” бүлекчәсендә танышырга мөмкин.
Октябрьская урамы, 3нче йортта җылылык системасына капиталь төзекләндерү уздырылачак. / М.Ягъфәрова фотосы
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев