Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сорау–җавап

Әгерҗе районында ФАПлар ничек эшли?

Сез сораган идегез

Редакциягә авыллардагы фельдшерлык-акушерлык пунктларының эшчәнлегенә бәйле сораулар белән еш мөрәҗәгать итәләр. 

Бу хакта  район үзәк хастаханәсенең халыкка медицина хезмәте күрсәтү буенча баш табиб урынбасары Анжелика ОВЧИННИКОВА бәян итә:

–    Әгерҗе районында 72 торак пункт исәпләнә, шуларның 71е – авылларда. Бүген районда 4 табиблык амбулаториясе (Кадыбаш, Исәнбай, Кичкетаң, Тирсә), Красный бор участок хастаханәсе, 29 фельдшерлык-акушерлык пункты эшли. Һәр ФАП район үзәк хастаханәсенең структур подразделениесе булып тора һәм ул авыл торак пунктларында табибка кадәрге беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтүгә тәгаенләнгән. ФАПлар табиблык амбулаторияләренә беркетелгән. Аларда халыкны график нигезендә фельдшер йә шәфкать туташы кабул итә. ФАПның эш графигы турындагы мәгълүматны ул беркетелгән табиблык амбулаториясеннән йә ФАПның үзендә алырга була (эш графигы ишектә урын алган). 

2020 елда ФАПлар эшенә Алабуга медицина училищесын максатчан юллама буенча тәмамлаган 3 медицина хезмәткәре җәлеп ителде. Нәтиҗәдә, Ямурза,

Биектау ФАПлары, ике урында эшләү шарты белән – Кодаш, Көчек ФАПлары кадрлар белән тәэмин ителде. 2021 елда тагын өч ФАПны кадрлар белән тәэмин итү планлаштырыла. Фельдшерлык-акушерлык пунктлары эшчәнлегенә кагылышлы сорауларны 24855 телефоны буенча бирергә мөмкин.     
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев