Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сорау–җавап

ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Юрий Глезденев белән әңгәмә

Аварияләр саны артуы күзәтелә

ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Юрий ГЛЕЗДЕНЕВ белән сөйләштек. 

–    Юрий Валентинович, сезнең бүлекчәдә кадрлар буенча үзгәрешләр барлыгын беләбез. Яңа хезмәткәрләр белән таныштырыгыз әле. 
–    Бүгенге көнгә штат тулысынча комплектлаштырылды. Июль аенда полициянең участок вәкилләре хезмәтеннән безгә Әлмир Әхмәтшин күчте. “Юл хәрәкәте иминлеге” учреждениесе профилактика бүлеге җитәкчесе итеп Ләйсәния Шиабетдинова билгеләнде. Калган хезмәткәрләребез райондашларга таныш инде. 

– К.Маркс урамында ремонттан соң берникадәр үзгәрешләр барлыгына да тукталып үтегез әле.
–    Бар, әмма алар күп түгел. Әйтик, элек әлеге урамда узуны тыючы берничә билге бар иде. Яңа проект буенча берәү генә куелган – БАМ күперендә. “Пятачок”та юл билгеләре үзгәрде: хәзер “Находка” кибетеннән чыгып китү күпкә уңайлырак. Шушы ук юл чатында җәяүлеләр кичүе светофор ягына таба күчерелде. Шуңа күрә башка урыннан чыгарга күнеккән җәяүлеләргә игътибарлырак булырга кирәк. Уң як полосадагы машина йөртүчеләр хәзер анда ике рәткә баса ала. 

–    Тагын нәрсәләргә игътибарны юнәлтү мөһим дип саныйсыз?
–    Балаларны йөртү өчен махсус җайланмалардан файдалануга. Күп кенә әти-әниләр моңа игътибар итмиләр. Бу бигрәк тә балалар бакчасы тирәсендә торганда сизелә. Бәхеткә, бездә махсус җайланмалардан файдаланмаган хәлдә кечкенә балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләре теркәлмәде. Ә менә республикада 8 айда 11 шундый юл-транспорт һәлакәте булды һәм бер бала үлде. 

–    Исерек килеш машина йөртүчеләр белән бәйле хәл ничек?
–    Районда салмыш хәлдәге шоферлар гаебе белән булган юл-транспорт һәлакәтләре саны артуы күзәтелә: 8 айга – 3 очрак. Узган ел тулаем бер елга 2 очрак булган иде. Агымдагы елның 8 аенда салмыш хәлдәге машина йөртүчеләр белән бәйле 94 беркетмә рәсмиләштерелде (узган елның шул чорына – 86). 
Быел законга үзгәрешләр кертелде. Хәзер исерек шоферларга карата тагын бер чара кулланыла – автомобильне конфискацияләү. Бездә шундый бер очрак булды инде. Хәзер чиратта тагын 6 автомобиль тора. Әлеге чара үз нәтиҗәсен бирер һәм күп кенә автомобильчеләрне тәртипкә өндәр дип ышанабыз. 

–    Ахырда кышкы резина турында искәртеп үтик.
–    Әйе, элек кышкы айларда тәгәрмәчләргә кышкы покрышка кую һәм киресенчә киңәш характерында гына бирелә иде. Бу елдан тәртип бозу дип санала һәм моның өчен 500 сумга кадәр штраф каралган. Ноябрь ае якынлаша. Ә ул – беренче бозлавык һәм кар яву ае. Кыш җиткәнне көтмәгез, покрышкаларны алыштырыгыз. Шул чакта юлда да тыныч йөрерсез. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев