Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сорау–җавап

Халык дружиналары – тәртип сагында

Дружиначыларның гомуми исәбе – 193 кеше

“Элек шәһәр урамнарында беләкләренә кызыл тасма бәйләгән тәртип сагында торучы дружиначыларны еш күрә идек. Хәзер районда ирекле халык дружиналары эшлиме икән?“ К.АРХИПОВА. Әгерҗе шәһәре.

Россия Эчке эшләр министр лыгының Әгер җе районы буенча бүлеге полиция начальнигы урынбасары (җәмәгать тәртибен саклау буенча) Рифат МӨХӘММӘТҖАНОВ сөйли:

– Халык дружиналары җәмәгать тәртибен саклауда, шул исәптән массакүләм һәм төрле оператив-профилактик чаралар үткәргәндә полиция хезмәткәрләренә ярдәмгә киләләр. Ирекле халык дружинасы штабы начальнигы – район башкарма комитеты җитәкчесе Артур Акбашев. Дружина составына Әгерҗедә һәм авылларда оешкан 22 отряд керә. Дружиначыларның гомуми исәбе – 193 кеше.

Агымдагы елның беренче кварталында дружиначылар район территориясендә узган 17 чара вакытында җәмәгать тәртибен һәм куркынычсызлыкны тәэмин иттеләр. Март ае нәтиҗәләре буенча офицер патруле хезмәткәрләре халык дружиначылары белән берлектә 16 административ хокук бозу очрагына чик куйды.

Җәмәгать тәртибен саклауда актив катнашканы өчен Сарсак-Омга авыл җирлеге дружиначысы Сергей Савельев акчалата премия белән бүләкләнде.

Быел ике райондашыбыз ирекле халык дружинасы составына кабул ителде. Теләге булганнар иреклеләр сафын тагын да тулыландыра ала. Моның өчен полициянең дежур частена 22541 телефоны буенча шалтыратырга яки электрон почтага (rmukhametzianovl6@ mvd.ru) язарга мөмкин. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев