Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сорау–җавап

Салым белдерүе кәгазенең формасы үзгәрде

Сорау – җавап

“Быел салым белдерүе кәгазенең формасы үзгәргән дип ишеткән идем. Хәзер анда ниләр күрсәтеләчәк икән?” дип яза Р.ГЫЙЗЗӘТОВ. 

Әлеге сорауга Федераль салым хезмәтенең ТР буенча 9нчы районара инспекциясе начальнигы урынбасары Альберт МИННӘХМӘТОВ җавап бирә:

–    Чыннан да, 1 июньнән салым белдерүе кәгазенең формасы үзгәрде. Хәзер әлеге кәгазьдә бары тик салымны күчерү өчен кирәкле мәгълүмат кына урын алган. Болар – түләүгә реквизитлар һәм мәгълүматны автомат рәвештә кертү мөмкинлеге бирүче уникаль идентификатор, штрих-код һәм банк терминаллары, телефондагы кушымта аша тиз түләү мөмкинлеге бирүче QR-код. Башка еллардагы кебек быел салым белдерүе кәгазе белән бергә квитанция җибәрелми.
Салымны һәркем үзенә уңайлы юл белән түли ала. Аерым алганда, “салым түләүченең шәхси кабинеты” хезмәте, Россия федераль салым хезмәте сайтындагы “Милеккә салымыңны түлә” хезмәтеннән файдаланырга була. Шулай ук Россия почта элемтәсе, банк бүлекчәләре яки дәүләт хезмәтләре порталы аша да түли аласыз.   

Моннан тыш, хәзер милеккә салымны кәгазь килгәнне көтеп тормыйча гына бердәм түләү аша башкарырга мөмкин. Моның өчен дә “шәхси кабинет”ка мөрәҗәгать итәргә кирәк.    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев