Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сорау–җавап

Социаль яклау идарәсендә телефон көннәр буе тынып тормый

Сорагыз-җавап бирәбез

“Торак-коммуналь хезмәтләр өчен субсидия ала идем. Соңгы айларда субсидия килми башлады. Сәбәбен белү өчен халыкны социаль яклау идарәсенә – 24233 телефонына шалтыратам (элек гел шул номерны җыя идем), гел “занят“ күрсәтә.  
Миңа нишләргә микән?“ дип язалар.

Ххх
Газета укучыбызның үтенечен халыкны социаль яклау идарәсе җитәкчесе Альмира Зариповага юлладык. 
–    – 24233 телефоны көннәр буе тынып тормый, бертуктамый шалтырый. Әлеге бүлектәге ике белгеч, һәр шалтыратучының гозерен игътибар белән тыңлап, җавап бирәләр. Дөрес, халыкны кабул иткәндә телефонны алалмаган чаклары була. Шуңа күрә райондашлар телефонны алмасалар яки “занят“ булса, бер дә борчылмасыннар, берничә тапкыр шалтыратсыннар, – диде ул.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев