Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сорау–җавап

Стресс вакытында ни өчен чәч коела?

Чәч фолликуллары йокы стадиясенә китә

Америка галимнәре тычканнарда эксперимент үткәреп, стресс гормонының чәч үсеше акрынаю белән ничек бәйле булуын ачыклаган. Бу гормонны блокировкалау хайваннарда чәч фолликулларының нормаль эшчәнлеген торгызырга булышкан. Бу хакта РИА Новости яза.

Хроник стресс аркасында чәч коелу күптәннән билгеле факт, әмма стрессның чәч фолликуллары күзәнәкләре дисфункциясе белән ничек бәйле булуы әлегә кадәр билгесез иде.  

Америка галимнәре ачыклаганча, тычканнарда хроник стресс вакытында бүленеп чыга торган кортикостерон гормоны чәч фолликуллары күзәнәкләре регуляциясе аркасында чәч үсешен киметә. Кешеләрдә бу гормонның аналогы — бөер өсте бизләрендә эшләп чыгарыла торган кортизол гормоны.

Чәч үсү процессы бер-берсен өзлексез алмаштыра торган өч стадиядән гыйбарәт: үсү, тынычлык һәм дегенерация процесслары. Үсеш стадиясендә чәч фолликулы үсеп килә торган чәч үзәген туктаусыз этеп чыгара. Тынычлык вакытында чәч үсеше туктала һәм чәч фолликулының аскы өлеше кими, әмма чәчләр урынында кала. Дегенерация булганда чәч фолликуллары йокы стадиясенә китә һәм чәчләр коела.

Тычканнарда үткәрелгән экспериментлар күрсәткәнчә, стресс гормоны күләме артканда чәч фолликуллары тынычлык стадиясенә күчә һәм киресенчә, әгәр кортикостерон кимегәндә, чәчләр активлаша һәм яңа чәчләр үсә башлый.  

Чыганак: Интертат 

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев