Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сорау–җавап

Сыйныфташлар очрашулары буламы

Әлеге сорауга Римма Гыйльметдинова җавап бирә

“Февраль башында, гадәттә, мәктәпләрдә сыйныфташлар очрашулары уза иде. Быел әлеге очрашуларны оештырырга рөхсәт бармы? Мәктәптә булмаган очракта кафеларга җыелырга ярыймы?”
К.ЗИННӘТОВА. 

Әлеге сорауга коронавируска каршы көрәш буенча район штабы җитәкчесе Римма ГЫЙЛЬМЕТДИНОВА җавап бирә:

–    Коронавирус инфекциясе белән бәйле рәвештә мәктәпләргә кертелгән чикләүләр әле дә гамәлдә. Шуңа күрә быел мәктәп эчендә мондый очрашуларны оештыру тыела. 

Кафеларга килгәндә, аларның эшчәнлеге ТР Министрлар Кабинетының 2020 елның 19 мартында дөнья күргән, 2020 елның 30 ноябрендә үзгәртелгән 208нче карарда чагылыш тапкан таләпләр нигезендә алып барыла. Әлеге таләпләргә килгәндә, болар – бина эчендәге урыннарның 70 процентыннан гына файдалану, өстәлләрнең 1,5 метр ара калдырып урнашуы һәм башкалар
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев