Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сорау–җавап

Яшь гаиләләр өчен социаль ипотекага исәпкә бастыруның шартлары

Сорагыз–җавап бирәбез

“Хәзер социаль ипотекага торак алу өчен бюджет өлкәсендә эшләү мәҗбүри түгел дип ишеткән идем. Шул хакта газетада тулырак аңлатып язсагыз иде”, дип яза Р.ГАББАСОВА (Әгерҗе шәһәре).

Әлеге сорауга район башкарма комитетының төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь бүлеге баш белгече Фәридә ВӘЛИЕВА җавап бирә:
–    ТР Министрлар Кабинеты Карары нигезендә (№587, 13.07.2020) яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итүдә бюджет өлкәсендә эшләүчеләрне социаль ипотека программасы буенча торак бина белән тәэмин итүгә охшаш механизм билгеләнде.

Әлеге программа “Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды” оешмасы аша беренчел базарда еллык 7 процент һәм 15-20 елга кичектерү белән, ипотеканы срогыннан алда каплау мөмкинлеге аша тормышка ашырыла.

Яшь гаиләләр өчен социаль ипотека программасында законлы никахта торган, шул исәптән балалары булган, ир яки хатынның, ә тулы булмаган гаиләдә ата яки ананың яше 35 яшьтән артмаган, шулай ук тәрбиядә бер яки берничә баласы булган гаиләләр катнаша ала.  

Исәпкә бастыруның шартлары:

1. Россия гражданлыгы булуы, даими төстә Татарстанда яшәү һәм эшләү. Гариза бирүченең пропискасы даими булу. Оешманың хокукый-оештыру формасы мөһим түгел, кеше шәхси эшмәкәр, үзмәшгуль дә була ала. 
2. Гаиләнең торакка мохтаҗлыгы раслану. Ягъни һәр гаилә әгъзасына  торак мәйданы белән тәэмин ителеш 18 квадрат метрдан артмаска тиеш. 
3. Гаиләнең кереме һәр гаилә әгъзасына яшәү минимумы тәэмин итәрлек күләмдә (бүгенге көндә 9252 сум) булу. 
4. Элек фонд аша алынган фатирның сатып алынып, милек буларак рәсмиләштерелүе.

Торак сайлау шартлары:
1.    Торакның норматив бәясенең 10 проценты күләмендә беренче взнос түләү;
2.    2020 елда айлык тупланма взнос күләме – 5832 сум;
3.    Ике кешегә норматив – 42 квдрат метр, өч һәм аннан күбрәк булган очракта – бер кешегә 18әр квадрат метр (теләк һәм түләүгә сәләтлелеккә карап);
4.    Торакны яшь гаиләне исәпкә куйган районда сайлау.

Кабат регистрация елга бер тапкыр уздырыла.

Исәпкә куелганнан соң гаиләдә балалар туган очракта 200 мең сум күләмендә компенсаия каралган. Балага 3 яшь тулганнан соң ана сертификатыннан файдаланырга була. 

Социаль ипотеканың башка шартлары белән танышу өчен район хакимиятенең 15нче кабинетына мөрәҗәгать итә аласыз. Белешмәләр өчен телефон: 23062.      
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев