Әгерҗе чаңгы юлларына мең ярымнан артык кеше чыкты
"Россия чаңгы юллары" илебездә быел 34нче тапкыр уздырылды. Әлеге чарага елның-елында әгерҗелеләр дә бик теләп кушылалар. Әнә, районыбызда 1500ләп кеше бу көнне саф һавада чаңгыда җилдерде. ӘЙДӘ, СЫНАТМА "Орешник"та халыкның күплегенә быел районда чаңгы ярышының беренче тапкыр гына уздырылуы да сәбәп булгандыр. Кояшлы көн үзенекен итте: йөзләр көләч, күңелләр шат...
"Россия чаңгы юллары" илебездә быел 34нче тапкыр уздырылды. Әлеге чарага елның-елында әгерҗелеләр дә бик теләп кушылалар. Әнә, районыбызда 1500ләп кеше бу көнне саф һавада чаңгыда җилдерде.
ӘЙДӘ, СЫНАТМА
"Орешник"та халыкның күплегенә быел районда чаңгы ярышының беренче тапкыр гына уздырылуы да сәбәп булгандыр. Кояшлы көн үзенекен итте: йөзләр көләч, күңелләр шат иде. Чаңгы юлларына, кем әйтмешли, кар бөртеге төшәргә дә юл куймадылар спорт яратучылар. Иртәдән үк биредә чаңгыда җилдерүчеләр күп иде. Җанатарлар да бик активлар. Дуслары, хезмәттәшләре өчен, әнә, ничек көч бирәләр: "Афәрин!", "Әйдә, сынатма!" дигән сүзләрдән, сызгырулардан аланлык яңгырап торды.
Иң беренче старт җитәкчеләргә бирелде. Алар белән бергә хөрмәтле ветераннар да чаңгы юлларына бастылар. Барлык ярышларның үзәгендә кайнаучы Людмила Тукмачева, Татьяна Мухачева кышның бер генә көнен дә чаңгыдан башка уздырмауларын әйтеп сөендерделәр. Чаңгыда җилдерү алар өчен авыруга - дәва, җанга - шифа. Гүзәл затлар арасында Людмила Тукмачеваның беренче урын алуына гаҗәпләнүче дә булмады. Бу пенсионер ханым елның-елында, әнә шулай, яшьләрнең борынына чиертә.
- Трассаны гына җайсызрак ясаганнар. Тар булгач узып китүе уңайсыз. Һәркемнең финишка алдан киләсе килә бит, шуңа юл бирергә ашыкмыйлар, - диде ул.
Ә менә ир-егетләр һәм ветераннар белән дә дистанцияне узган Казан кунагы, заманында Әгерҗе прокуроры ярдәмчесе булган Нурсил Минһаҗев берсендә дә сынатмады, беренчелекне яулады.
Шәһәрдәге балалар бакчалары коллективларының бердәм булып ярышка килүләре аеруча сөендерде. 1нче бакчадан Ольга Белоусова финиш сызыгына иң беренче булып килеп җитте.
- Быел әле чаңгыга баскан юк иде, - дип әйтсә дә, данлыклы чаңгычылар тәрбияләгән Күләгәш кызының җиңүче булачагына берәү дә шикләнмәгәндер.
Ә менә 27нче училищеның II курс студенты Андрей Ерохин старттан уктай атылып чапты һәм финишка кадәр шул тизлеген югалтмады. Нәтиҗәдә, ул - җиңүче.
Өлкәннәрдән соң стартка мәктәп укучылары тезелделәр. Барлыгы 180 укучы чаңгы ярышында ГТО нормативын үтәргә һәм алтын билге алырга омтылды.
Бу ялларда авылларда да чаңгы ярышлары зур әзерлек белән уздырылды.
БЕР МӘКТӘПКӘ - ДҮРТ МЕДАЛЬ
Районыбызның танылган чаңгычылары бу көнне башка шәһәрләрдә җитезлекләрен күрсәттеләр. Бима мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Роман Михайлов Сарапулда икенче урын яулады. Ә Алабугада ул беренчелекне кулыннан ычкындырмады. Аның әтисе Эдуард Михайлов - өченче, 9 сыйныф укучысы Роман Альматов дүртенче булды. Шушы ук мәктәпнең 9 сыйныф укучысы Полина Самуткина гүзәл затлар арасында беренчелекне яулады.
КҮЛӘГӘШЛЕЛӘР - ЧЕМПИОНАТТА ӨЧЕНЧЕ
Иң оста Күләгәш чаңгычылары Сарман районында "Сәламәтлек" спартакиадасы кысаларында узган ТР Чемпионатында катнаштылар.
Ир-егетләр - ун, гүзәл затлар биш чакрым ара уздылар. Александр Васильев финиш сызыгына икенче булып килде. Александр Изибаев - дүртенче урында. Алексей Семенов 26 урын алды. Кызлардан Алевтина Сайпышева - 17нче, Виктория Красноперова - 19нчы, Татьяна Семенова 26нчы урында. Эстафета ярышында ир-егетләр, Саба һәм Ютазы командаларыннан гына калышып, өченче урын алдылар. Кызлар - 13 команда арасында дүртенче урында. Гомуми исәп буенча Әгерҗе районы командасы ТР Чемпионатында өченче урын яулады. Чаңгычыларны ярышка тренер Евгений Яркеев әзерләде.
Любовь МИХАЙЛОВА.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев