Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт дөньясында

Универсиада уңышлы үтте

"Хәтта тәнкыйтьчеләр дә Бөтендөнья студент уеннарының югары дәрәҗәдә узуын таный икән, бу - безнең уртак тырышлыгыбыз нәтиҗәсе", - диде ТР Премьер-министры Илдар Халиков ТР Хөкүмәте йортында XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада йомгакларына багышланган брифингта. Илдар Халиков брифингны Универсиада вакыйгаларын киң яктырткан мәгълүмат чараларына рәхмәт сүзләре җиткерүдән башлады. Аннан Бөтендөнья студент уеннарын...

"Хәтта тәнкыйтьчеләр дә Бөтендөнья студент уеннарының югары дәрәҗәдә узуын таный икән, бу - безнең уртак тырышлыгыбыз нәтиҗәсе", - диде ТР Премьер-министры Илдар Халиков ТР Хөкүмәте йортында XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада йомгакларына багышланган брифингта.
Илдар Халиков брифингны Универсиада вакыйгаларын киң яктырткан мәгълүмат чараларына рәхмәт сүзләре җиткерүдән башлады. Аннан Бөтендөнья студент уеннарын сыйфатлаучы төп саннарга тукталды. Аларның иң кызыклыларын сезгә дә җиткерәбез.
×Универсиадада дөньяның 160 иленнән 11778 кеше (7980 спортчы һәм 3798 рәсми зат) катнашкан. 2 илдән - Конго һәм Яңа Гвинеядан спортчылар килә алмаган. ×Программага 27 спорт төре кертелгән һәм аларда спортчылар 351 медаль комплекты өчен көч сынашкан. Россия җыелма командасы яулаган 292 медальнең 40ы - Татарстан спортчыларыныкы.
×Универсиада көннәрендә Казанга 150 меңнән артык кунак һәм турист килгән. Уеннардагы җанатарлар саны әле моңа кадәр күрелмәгән санда булып, 3 миллиардтан артып киткән.
×Универсиада спортчыларына, тамашачыларга Россиянең төрле төбәкләреннән, төрле илләрдән килгән 19970 волонтер ярдәм күрсәткән.
×Кунакларны урнаштыру уөчен 50 кунакханә, 8 теплоход, 22 башка төрле объект, социаль ипотека программасы кысаларында төзелгән 4 торак йорт эшкә "җигелгән". ×Спортчылар һәм делегация әгъзаләре 28 торак йортны үз эченә алган Универсиада авылында яшәгән. Универсада авылындагы төп ресторанда 543 мең 104 кеше тукланган.
×Универсиада көннәрендә халыкка 55 ашыгыч ярдәм бригадасы хезмәт күрсәткән. Табибларга ярдәм сорап 12940 кеше мөрәҗәгать иткән, 3340 спортчының имгәнүе теркәлгән.
×Бу көннәрдә 30 мең вәкил куркынычсызлык сагында торган, алар арасында безнең районнан 24 полиция вәкиле дә бар.
×Универсаданы 100дән артык илдән 1350 журналист яктырткан. Көн саен 35 телекомментатор, 250 камера, 15 күчмә телевизион станция эшкә җигелгән. Ә спорт трансляцияләренең гомуми дәвамлылыгы 768 сәгатьтән артык.
×Универсиада музеенда 11112 кеше булырга өлгергән. "Әлеге музейны тагын да баетылган, яңартылган хәлдә сентябрь аенда кабат ачарга планлаштырабыз", - диде премьер-министр.
×Универсаданы ачу, ябу, тантаналарына һәм спорт чараларына барлыгы 780 мең билет сатылган. 10,11 июль көннәрендә сатылган билетлар саны 43 меңнән артып киткән.
Илдар Халиков Универсиада паркында концерт программалары белән чыгыш ясаган муниципаль берәмлекләргә дә рәхмәтен җиткерде. Бу рәхмәтне безнең район сәхнә осталары үз исемнәренә дә кабул итеп алсыннар иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев