Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

70 яшьлек бабай Украинадан кайткан 88 яшьлек әбигә өйләнгән

Башкортстанда туып-үскән кәләш, ире белән бергә, моннан күп еллар элек Луганск өлкәсе Попасная шәһәренә күченеп киткән була

Башкортстанның Иске Баеш авылы картлар йортында гадәти булмаган никах мәҗлесе узган. Биредә яшәүче 70 яшьлек Хәләф Хәбирялов 88 яшьлек Зөһрә Таһировага өйләнгән. Аларга никахны хәзрәт укыган. Бу хакта «РИА-Новости» хәбәр итә.

Башкортстанда туып-үскән кәләш, ире белән бергә, моннан күп еллар элек Луганск өлкәсе Попасная шәһәренә күченеп киткән була. Анда аңа ирен һәм балаларын җирләргә туры килә.

2022 елның җәендә ул яшәгән йортка снаряд төшә һәм аны тулысынча җимерә. Зөһрә апа исән кала, 2 көн буе урманда яшеренеп тора. Ач һәм хәлсезләнгән әбине безнең солдатлар табып алалар. Шуннан соң Зөһрә апа туган якларына кайтып төпләнергә карар кыла. Баштарак ул туганнарында яши, соңыннан Иске Баеш интернат-йортына күченергә карар кала. Биредә исә үзенә картлык көнендә терәк булырлык язмышын очрата.

Оешма хезмәткәрләре сүзләренә караганда, никах мәҗлесе узганнан соң, бәйрәм өстәле артында пар шаярган һәм күңел ачкан. «Хәләф абый һәм Зөһрә апа өчен аерым бүлмә бүлеп бирелде. Алар бәхетле һәм озын гомер итсеннәр. Шунысы гаҗәп, бу 2 кеше, никадәр авыр тормышта яшәсәләр дә, тормышның үзенә, тирә-юньдәгеләргә карата мәхәббәтне югалтмаганнар. Әйтерсең, аларга 20 яшь», – дип сөйләгән интернатның директоры Салават Гыйззәтуллин.

Чыганак: Интертат 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев